tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылларга газ килә
Авылларга газ килә

Авылларга газ килә

Николаевка районының Никулино станциясе табигый газга тоташтырылган. Газлаштыру эшләре 2021-2025 елларда Ульяновск өлкәсен газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасы буенча башкарылган.

Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Руслан Хайрудинов белдерүенчә, Курмаевка, Дубровка, Никулино авылларын, Никулино станциясен һәм Нагорный поселогын газлаштыру өчен Николаевка районында 19,2 км озынлыгындагы поселокара газүткәргеч файдалануга тапшырылган. Әлеге объект 536 йорт хуҗалыгын газлаштыру мөмкинлеге бирә.

“Без бу йортта 17 ел яшибез инде. Котелны күмер белән ягып, өебезне җылыта идек. Әлбәттә, бик тә уңайсыз һәм җайсыз – төнлә салкын, иртән салкын, котелга күмерне гел өстәп торырга туры килде, өстәвенә, өйдә тузан һәм пычрак та бит әле. Шуңа күрә газ торбасы килеп җитүен көтеп алдык. Хәзер бик теләп, рәхәтләнеп өебезне зәңгәр ягулык белән җылытабыз. Өлкә һәм район җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт”,- ди Наталья Юсупова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*