tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылларны көчле урта хуҗалыклар саклап калачак
Авылларны көчле урта хуҗалыклар саклап калачак

Авылларны көчле урта хуҗалыклар саклап калачак

Руслан Кантемиров – авыл хуҗалыгы өлкәсендә практик эш белән шөгыльләнүче уникаль белгеч. Урта Идел буенда аграр бергәлекне оештыручы, “ТИМЕР” компаниясенең учредителе.

Руслан Фәрид улы Ульяновск районының Ундоры авылында туып үсә. 2003 елда Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң, Германия һәм Швеция сөтчелек фермер хуҗалыкларында стажировка үтү бәхетенә ирешә. Аннары бизнеста, авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли. Законнар чыгару Җыелышына депутат булып сайлана, кандидатлык диссертациясен яклый. Болар барысы да миңа аграр сферадагы ситуациягә киң итеп, тирәнтен карау мөмкинлеге бирә, ди ул.

“Безнең “ТИМЕР” компаниясе Идел буе федераль округының берничә төбәгендә эшли – авыл хуҗалыгы техникасы сатабыз. Без комбайннар һәм тракторлар сату белән генә чикләнмибез, аларга техник хезмәт күрсәтәбез, запас частьләр белән тәэмин итәбез. Техниканы сервислы, гарантияле һәм гарантиядән соң карауны тулысынча үз өстебезгә алабыз. Аграрийлар кадрларга җитди кытлык кичергән заманда бу аеруча да кирәк дип саныйм. Безнең сервис инженерлары аларга ярдәмгә килә. Ә инженерлар саны бездә 30дан артык. Ульяновск өлкәсен, Чувашстан, Татарстан һәм Казахстанны колачлаган безнең компаниядә 150дән артык кеше эшли”,- ди “ТИМЕР” хуҗасы.

Руслан Фәрид улы авыл хуҗалыгының киләчәге хакында да фикерләре белән бүлеште.

“Безнең бергәлекнең позициясе менә шундый: авыл хуҗалыгының киләчәге көчле урта хуҗалыкларда. Андый хуҗалыклар һәрбер районда бар. Принцип шундый булырга тиеш: бер авыл – бер хуҗалык. Менә шушы принцип авылларны саклап калу мөмкинлеге бирәчәк, чөнки фермер, беренче чиратта, үзенең туган авылы турында кайгыртачак. Әгәр бер милекче өчен 5-10 мең гектар күләмендә чикләү кертелсә, Россия үсеше өчен бу иң яхшы, иң кулай вариант булыр иде. Бик тә кечкенә хуҗалык, мәсәлән, егерме баш сыер асраучы хуҗалык хәзерге вакытта берничек тә нәтиҗәле, файдалы эшли алмый. Холдинглар – шулай ук бик үк дөрес юл түгел. Мисал өчен, чит илдә холдинглар дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмыйлар, шул ук вакытта безнең илдә субсидияләрнең 80 проценты нәкъ менә холдингларга бүлеп бирелә. Минем уйлавымча, дәүләт тарафыннан ярдәм урта күләмдәге хуҗалыкларга, беренче чиратта, терлекчелек, сөт җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә күрсәтелергә тиеш, чөнки бу – авыл хуҗалыгы тармагының нигезе”,- ди Руслан Кантемиров.

И.ИНСАФОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*