Соңгы көннәрдә кайберәүләр, Сабантуйлар уздыру белән генә шөгыльләнә, дип, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитетын тәнкыйтьли башлады. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, кичә башкарма комитетта үткәрелгән матбугат җыелышы Конгрессның кырыкмаса-кырык эш белән шөгыльләнүенә дәлил булды.
– Без ай саен төрледән-төрле чаралар уздырабыз. Милләтебезнең төрле катлаулары белән тыгыз эшчәнлек алып барабыз, Казанга җыябыз, төбәкләргә барып, хәлләренә керергә тырышабыз.
Быел аеруча мөһим ел:
- 2 – 6 август көннәрендә БТКның VI корылтае узачак. Шундый әһәмиятле чарага әзерләнүгә карамастан, ай саен диярлек зур җыеннар көтелә.
- Әйтик, мартның 24-26сында – I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаен,
- 13-15 апрельдә – Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены,
- 24-28 апрельдә – Мәдәният министрлыгы белән берлектә төбәкләрдә һәм чит илләрдә Сабантуйлар уздыручылар өчен махсус укулар,
- 12-13 майда – Әстерханда XVII федераль Сабантуй,
- 18-20 майда – Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены,
- 15-16 июньдә – Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе,
- 22 июльдә – Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылында Ык буе авыллары Сабан туе (Оренбург өлкәсе, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының 14 районы биләмәләрен сугара бу елга, әлеге су буендагы авылларның күпчелеге – татар авыллары) узачак.
- Быелның беренче иң зур чарасы, бүген җыелуыбызның төп сәбәбе – 9-11 мартта үткәреләчәк VI Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлар җыены, – дип, әлеге чараның ничегрәк уздырылачагы, үзенчәлекләре турында сөйләде анда БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.
Былтыргы җыенда илебезнең 36 төбәгендә яшәүче эшкуарларыбыз катнашса, быел 41 төбәктән 700 делегат киләчәк. Шунысы кызык: Мәскәү, Ленинград, Иваново өлкәләрендә, Приморье краенда татар авыллары булмаса да, анда яшәүче эшкуарларыбыз авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры эшләүчеләр белән тыгыз элемтә урнаштырырга теләк белдергән. Аларны да кире какмаганнар. Казакъстан һәм Кытайдан да вәкилләр булачак. Ел саен бер үк кешеләр килсә дә, хәерлегә түгел, билгеле. Шуны исәпкә алып, быел делегатларның 70 процентын яңартырга булганнар. “Татар авылларын саклап калуның төп юлы – эшкуарлыкны киң җәелдерү. Базар шартларында үз урынын, үз йөзен тапкан, кәсепчелеге, малы, табигате беләнме башкаларны җәлеп итә алган авыл беркайчан да бетмәячәк”, – дип исәпли Марс Тукаев.
Быел да делегатлар беренче көнне өч секциягә бүленеп, игенчелек, һәм яшелчәчелек, терлекчелек һәм кошчылык, җитештерелгәнне читкә сату һәм һөнәрчелек мәсьәләләрен уртага салып тикшерәчәкләр. Икенче көнне эшкуарлар, Арча һәм Балтач районнарында булып, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре, фермерларның алдынгы тәҗрибәсе белән танышачак. Өченче көнне республикабыз җитәкчелеге катнашында җыелган проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикер алышу, ярдәмләшеп эшләү юлларын билгеләү көтелә.
Бөтендөнья татар эшкуарлары берләшмәсенең башкарма директоры, БТК башкарма комитетының бүлек мөдире Фәрит Уразаев үз чиратында, киләчәктә авылларыбыз картлар йортына охшап калмасын өчен, авыл җирендә эшкуарлыкны, җитештерү-эшне оештыру ысулларына тукталды. Бу уңайдан Төмән өлкәсе тәҗрибәсе кызыклы гына. Әлеге өлкәдәге эшкуарлар, дүрт-биш кеше җыелып, акча кертеп, аерым бер юнәлештә эшләргә теләүчеләргә матди мөмкинлекләр тудыра икән. Әйтик, каз бәбкәләре яисә мал сатып алып биреп, берничә ай карап үстерү шарты куя. Оештыру эшләренә алынырга йөрәксенмәгән, әмма эшләргә иренмәгән, булдыклы һәм җаваплы кешеләргә акча эшләү өчен менә дигән форсат бу!
Оештыручылар дөрес әйтә: эшкуарлар җыены гына түгел, милләт җыены бу!
Эшкуарларыбызның һөнәри осталыгын, тәҗрибә-күнекмәләрен чарлау-арттыру белән бергә тарихи, милли үзаңнарын да үстерә алсак, татар авылы һичшиксез яшәячәк, киләчәктә дә милләтебез чишмәсе булып калачак.
Рәшит Минһаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 29, 01.03.2017/)