Кышкы юллар төшкәч, һәрбер елны туганнар белән җыелышып туган авылыбызга – Яркәү округы, Сәет авылына кайтабыз. Җиденче февраль көнне әнием – Сәрвәр Зәйнетдин кызы барлык вафат булган әти-әниләре, әби-бабайлары, туган-тумача орыкларына (әрвахларына) катым ашы оештырды. Ерак юлларны якын итеп килгән бар туганнарга, дус-ишләргә әниемнең рәхмәт сүзләрен юллыйм. Зәйнетдин белән Әсхәпчамал Төлмәтовлардан туган 15 баладан бүгенге көндә 2 малайның берсе Шамил тормыш иптәше белән, 6 кызлары: Минзифа (Торбы авылыннан), Сәрвәр (Сәет авылыннан), Тубыл шәһәрендә яшәүче кызлары: Камилә, Мәрвәр, Гүзәл һәм Нижневартовск шәһәреннән иң кечкенәләре Асилә булдылар, 7 балалары инде вафат. Аллага шөкер, 28 оныклары, 48 оныкчыклары, 10 оныкларының оныклары тату, аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез.
Яркәү округы, Уба авылында туып-үскән икедән туган Мәрьям апа белән Фәрит җизни, Илдар абый белән Риян Садыйковлар гаиләләре белән килүләренә бик тә шатландык.
«Бер күрешү – үзе бер гомер», – диләр, чыннан да, авылдашлар белән күрешеп-сөйләшеп алу ни тора. Укытучым – Сәгыйдә апа Мингали кызыннан авыл тормышын белешеп тә алдым. «Бүгенге көндә 37 өйдә генә яшәүчеләр бар, калганнары буш утыра, яшьләр китә, күбесе пенсионерлар гына калганнар. 46 авылдаштан 6 бала мәктәптә укый, 4 бала мәктәпкәчә яшьтә, әле өйдә тәрбияләнәләр. Авылда иң өлкән кешеләребез: Хәлим абый Мөсәгыйтовка апрель аенда 85 яшь тула, ә Заря апа Хәлиловага инде 75 яшь (минем беренче укытучым, илле елдан артык мәктәптә хезмәт иткән). Хәзер мәктәптә ике генә укытучы эшли: Эльфрида Мөсәгыйтова мәктәп мөдире вазифасын үти һәм аның ярдәмчесе Вилдан Атнагулов. ФАП бар, ә эшләүче юк.
Авылда мәчет 2022 елда ачылды, имам Мәлик хәзрәт Биктагиров бар дини бәйрәмнәрне, җомга намазларын үткәреп тора. Авыл халкы белән күмәкләшеп зияратны да читәнләп куйдык. Финанс яктан булышуы өчен рәхмәтебезне Сорокино авыл җирлеге хакимияте башлыгы Әхмәт Мавлютовка белдерәбез. Һәрвакыт ярдәм итеп, юлларны да карап чистарттырып тора», – дип сөйләде Сәгыйдә апа Биктагирова.
Почтада Мәнзилә Кәримова эшли, пенсияне дә ул тарата. «Яңарыш» газетасына 2026 нчы елның беренче яртыеллыгына 14 кеше (40% якын) язылган икәнлеген белдерде.
Авыл яши, халкы тырыш, көзен чия җыялар, Олы күлдә балык тоталар, мал-туар асрыйлар, ир-атлар төньякта вахта белән эшлиләр. Яшим дигән кеше, кайда булса да яши. Авылыбыз яшәп торсын, ә без инде туган якларыбызга сагынып йөреп торыйк.
Эльмира САДЫЙКОВА,
Төмән округы, Талымхан авылы.
Рәсемдә: катым ашында.
Чыганак: yanarish72.ru