Төмән өлкәсенең Аромаш районындагы Яңавыл исемле татар авылы 275 еллыгын июль аенда билгеләп үтте. Авыл бәйрәме тантанасында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Иван Пятилетов, Новопетрово авыл җирлеге рәисе Ринат Назыров, Тубыл шәһәре думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин катнашты. Авыл халкын һәм өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән килгән кунакларны дин юлында булган Данис Вагапов бәйрәм белән котлады һәм Коръән сүрәләрен сәхнәдән укыды.
Яңавылны ихлас күңеле белән яраткан, якташларын хөрмәт иткән, бүгенге көндә Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә директор вазифасын башкарган Сәет Хисмәтуллин җитәкчелегендә килгән “Сүзге”, “Илһам” ансамбльләре, шәһәрнең себер татар 
“Яңавылда ике йөзгә якын кеше яши. Монда ФАП, ике кибет, клуб эшли. Һәрбер татар авылларындагы кебек Яңавылда да якташларым бик теләп һәрвакыт мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Авыл элек-электән төзек урамнары, яңа төзелгән йортлары 
Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәп укытучылары, укучылары өлкәбездәге бай тарихлы татар авылларына барып концертларда катнашуларының төп максаты туган якны, җирле татар халкының фольклорын, җырларын , такмакларын, милли костюмнарын өйрәнү. Мәктәп укучылары өчен бу зур тәҗрибә. Уку елы дәвамында алар фәнни практик конференцияләрдә катнашалар. Мисалга,укучылар узган уку елында язган фәнни эшләре белән Россия күләмендә, Татарстанда үткәрелгән олимпиадаларда җиңүләр яуладылар. Быел Яңавылга сәяхәт укучылар өчен күңелле һәм файдалы үтте.
Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килүчеләрне Яңавыллылар җылы каршылап чәй табыны артына чакырдылар. Аннары авыл халкы кунаклар белән бергә биеп, җырлап кичкә кадәр бәйрәм итте.
Римма Умитбаева
Төмән өлкәсе