Авыл халкының нинди гамь, мәшәкатьләр белән яшәвен беләсегез киләме? Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены – моның өчен менә дигән форсат. Узган атна азагында авылым дип җан атып йөрүчеләр, сигезенче мәртәбә республикабызга җыелып, борчу-проблемалары белән уртаклашты, алга таба ни-нәрсә эшләргә икән дип киңәш-табыш итте. Бөтендөнья Татар конгрессы бу чараны оештыруга бик зур игътибар бирә.
Кемгә ничектер, миңа калса, илебезнең төрле өлкәләреннән җыелган эшкуарларыбыз өчен бу очрашу кыенлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзләү, тәҗрибә алмашу ягыннан аеруча әһәмиятле. Шушы аралашулар нәтиҗәсендә яңа эшлекле багланышлар туа. Алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатында, җыен делегатларына бер авыл хуҗалыгы районын күрсәтү дә отышлы. Быел кунакларны Мөслим районына алып бардылар. Елга-күлләргә бай Мөслим ягы республикабызда кош-корт үстерү белән дан тота. Каз, үрдәк бәбкәләре, чеби алырга илебезнең кайсы төбәкләреннән генә килмиләр монда?!
Ә менә Дамир Шәңгәрәевнең ширкәте илдә бер икән! Рязань шәһәрендә гриппка каршы вакцина ясый торган завод үзенә кирәкле биологик чималны – чебеш яралгыларын нәкъ менә Шәңгәрәевтән сатып ала. Җыен делегатлары өчен элеккеге район “Cельхозтехника” берләшмәсе нигезендә оештырылган “Агромастер” ширкәте эшчәнлеге дә ачыш булды. Сер түгел, бик күп төбәкләрдә сельхозтехника малын уңга-сулга таратып бетерделәр. Ә менә Илгиз Исламов кул астындагы ширкәт бүген чит илләрнең кыр уңганнары белән дә хезмәттәшлек итә. Заманча чәчкечләр генә түгел, хәтта үз тракторын да җитештерә башлаган ул хәзер. Туйгелде авылы уңганнары җитештерә торган майны, йогыртны да бик ошатты эшкуарлар. Әгәр ошатмасалар, саубуллашыр алдыннан чиратка басып, район башлыгы Рамил Муллиннан автограф алмаслар иде. Әнә ут күршебез, Башкортстанның Кушнаренко районыннан килгән Ирек Бакиров: “Сезнең тәҗрибәне өйрәнү өчен хакимият башлыгы белән киләбез әле”, – дип белдерде.
Шулай да бу юлларны, Татарстанда бары да яхшы, читтә кайтышрак, дип аңларга кирәкми. Күп нәрсә авыл халкының үз эшен оештыруга хирыслыгына, авылым дип җан атып йөрүчеләрнең фидакарьлегенә бәйле. Әнә җыен мөнбәреннән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова атаклы әдипләребез Абдулла Алиш белән Гадел Кутуй туып үскән авылларны чагыштырып күрсәтте. “Икесен дә күрү насыйп булды: Алиш туган авыл – Спас районының Көек авылы таркалып бара, Кутуйның туган җире – Пенза өлкәсенең Кузнецский районындагы Татар Кынадысы авылы чәчәк атып утыра”, – дип сөйләде ул.
Авылым дип өзелеп торган асыл кызларыбызның, ир-егетләребезнең шәһәр җирендә җирсеп, уфтанып ятуларын еш күреп торабыз. Шөкер, шуларның шәһәр вәсвәсәсеннән аерылырга көч таба алганнары да бар. Менә шуларның берсе – Апас районының Карамасар авылында туып үскән Альбина Нигъмәтҗанова җыенның пленар утырышында сагыну хисләрен басалмыйча авылга кайтып урнашуларын халыкка да җиткерде. “Без инде кырыкка җитеп киләбез. Ул кызыксындыру программалары авылга кайтып урнашыйм дигән яшьләр өчен генә икән. Пенсия яшен арттыргач, әлеге программаларда күрсәтелгән яшьне дә арттырып булмыймы соң?” – дип мөрәҗәгать итте ул президиумда утырган республика җитәкчеләренә. Алай гына да түгел. Игенчелек тармагында үз эшләрен башлап җибәрергә теләгән Нигъмәтҗановлар җир кишәрлеге ала алмыйча каңгырап йөри икән. “Йөз гектар җир алмакчы идек тә. Бөтен җир кемгәдер алынган, беркетелгән”, – дип, аптыраганын җиткерде алар. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Лениногорск районында татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллинның да җитәкчеләргә үтенече бар икән. Дөрес, ул атлар үрчетүдә түгел, бу төбәкнең мәдәни-рухи үзәгендә – Бөгелмәдәге мәшһүр Хәким бай йортында эшләп килүче татар халык театрына дәүләт статусы бирүдә булышуларын сорап мөрәҗәгать итте (бу бина төбәк халкы арасында татар мәдәнияте үзәге буларак та яхшы мәгълүм). Эшкуарларның театрны кайгыртуына ничек сөенмисең!
– Әлбәттә, безгә аралашырга, бергәләп планнар корырга кирәк. Сезнең кебек эшкуар кешеләр – урта сыйныф ул. Сер түгел, барча кеше дә эшкуар була алмый. Бу эш шактый четерекле. Әле җитештерү генә түгел, аны сатасы да бар. Электрон сәүдә итү нечкәлекләренә дә төшенергә вакыт. Сыйфатлы хәләл ризык җитештерәбез икән, аны чит илләр дә бик теләп сатып алачак. Татарстанда шәһәр җирендә милләтне саклау мөмкинлекләре булса да, чит төбәкләрдә бу – шактый кыен эш. Шуның өчен авыл милләтебезне саклап калуда ныклы таяныч булып тора. Әгәр сез куәтле, милли җанлы эшкуар булсагыз, татар авылын саклап калу, яшәтү өчен дә этәргеч булачаксыз. Гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, динебезне, телебезне саклап калу өчен, сез зур эшләр башкара аласыз. Киләчәктә дә шушылай очрашып, киңәшләшеп, хезмәттәшлек итеп яшик! – дип сәламләде үз чиратында җыен делегатларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Пленар утырыш тәмамланганнан соң, иң ишле делегация җитәкчесе, Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локмановтан, бу җыенның файдасы бармы соң, дип сораштым. “Әле ничек кенә! Шушы аралашулар нәтиҗәсендә хәзер татарстанлы, чуашстанлы кардәшләребез безгә ат алырга килә. Безнекеләр Чуашстаннан бәрәңге орлыгы ала. Свердловск өлкәсеннән токымлы сыерлар кайта. Әйтик, Кыйгы районы эшкуары В. Заһиров, Чуашстан эшкуарлары тәҗрибәсен өйрәнеп, үзендә крахмал заводы төзи башлады”, – дип сөйләде ул. Хәйриячелек белән шөгыльләнгән эшкуарларны хөрмәтләү өчен, танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов, эре эшкуарларны дәртләндерү максатында бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр премиясе булдырырга, озакка сузмый татар эшкуарлары белешмәсе нәшер итәргә тәкъдим итә Алик әфәнде. Чынлап та, кызыклы тәкъдимнәр.
Сер түгел, элегрәк мондый җыеннарга башлыча алыпсатарлар килә иде. Хәзер авылларыбызда аягында нык басып торучы, үзен генә түгел, башкаларны да эшле-ашлы итүче, бик теләп Сабантуйлар, авыл бәйрәмнәре үткәрүче, мәктәп, клубларны да кайгыртучы эшкуарлар барлыкка килде. Татар конгрессы уздыра торган авыл эшкуарлары җыенының төп нәтиҗәсе бу. Бу көннәрдә затлы мөнбәрләрдән шул фидакарьләрнең тавышларын ишеттек. Зарлы, моңлы да, горур, өметле дә ул тавышлар.
Рәшит Минһаҗ