tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авырлыклар белән чыныккан
Авырлыклар белән чыныккан

Авырлыклар белән чыныккан

Февраль ае уртасында Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышының тыл ветераны Мәсхүдә Низаметдин кызы Фазылҗанованың 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Мәсхүдә әбине олы юбилее белән котлап, Малмыж районы
башлыгы урынбасары Е.А.Колупаева һәм Малмыж шәһәре хакимияте башлыгы
вазыйфаларын вакытлыча үтәүче О.Ю.Камалова да килделәр. Алар илебез
башлыгы В.В.Путинның да Мәсхүдә Низаметдин кызына хөрмәт йөзеннән
җибәргән хатны тапшырдылар.

Мәсхүдә апа 1930 елда Татарстанның Балтач районы Ор авылында туган. Аның
кордыйларының язмышы Бөек Ватан сугышы һәм илдә булган зур вакыйгалар
белән нык бәйле. Низаметдин абзый белән Гатифә апаның алты баласының иң
олысы Мәсхүдә була. Олы бала буларак та, аңа тормыш йөген ныклап
тартырга туры килә. Авыр еллар булса да, Күрше Смәел авылы мәктәбенә
йөреп укып, җиде класслы белем ала. Аннан аны ФЗОга алып китәләр. Бер
елдан Казан аэропортына детальләр чистартып торырга эшкә җибәрәләр.
Сугыш барган еллар. Күбрәк хәрби самолетлар оча иде ди әбекәй. Аннан
туган авылына кайтаргач, күрше Чепья авылындагы тегү артиленә эшкә керә,
хәрбиләргә кием тегәләр. Күбрәк мамык- тан фуфайкалар, чалбарлар
сыралар. Яшьлек елларында күргәннәре хәтерендә нык уелып калган Мәсхүдә
апаның.

– Носла кызы Анна белән теккән киемнәрне, ат җигеп, Казанга илтеп
тапшыра идек. Ара якын түгел, авылларда туктап, төн куна идек. Берсендә
тәмам алҗып, каты йоклаганбыз, ун чалбарны урлаганнар иде. Аны безгә
түләттеләр. Кайтканда тукыма алып кайтабыз, аны кисүчегә тапшыра идек.
Сугыш арты елында Низаметдин абый гаиләсе Нократ елгасының аръягында,
калын урманнар арасында яңа нигез салынган Тукай авылына күчеп килә. –
Тукайга юклык китерде инде. Татарстанда авылларны колхозлаштырдылар,
халыкка бернәрсә бирмиләр, ачлык. Анда аерым хуҗалык булып торырбыз дип,
әйбәт тормыш эзләп килдек. Барга-а-ач, әйбәт кайда, ни кайда. Килеп
кергәч тә, урман кисеп йорт салдык, чәчеп үстерергә, бәрәңге утыртырга
җир әрчедек. Анда да без килгәч тә авылларны колхозлаштырып куйдылар.
Һәр хуҗалыкка колхоз җирен эшкәртергә бүлеп бирделәр. Колхозыбызның
беренче рәисе Ахуни Гарифулласы булды, аннан соң Гыйматдин абзыйны
куйдылар.

Мәсхүдә апа авылдашы Каюм абый белән өйләнешеп, тормыш корып җибәрәләр.
Алар тагын йорт салып, башка чыгалар. Гаилә башлыгы күмәк хуҗалыкта эш
азаеп торганда, башка ирләр белән читкә чыгып, берәр ай калым эшләп
кайталар. Инде кечкенә балалары булса да, Мәсхүдә апай барыбер колхоз
җирен эшкәртүдән азат ителми. Өченче баласы булып туган өч яшьлек улы
Гомәрнең үлемен дә кичерергә туры килә яшь анага. Урман җире бит,
мунчала төшерү өчен юкә салалар. Шул тирәдә йөргән сабый юкә салучының
ат аягы астына керә. Ул вакытта сабый исән калса да, соңарак авырып үлә.
Фазылҗановлар гаиләсе алты бала тәрбияләп үстерәләр. Шөкер, барысы да
исән-саулар. Алты баладан 12 онык, 12 оныкчык туган. Каюм абзый гына
яшьләй якты дөньядан китеп бара.

Ул чорда гаиләгә берьюлы ике кайгы килә: әтиләре дә үлә, йортлары да яна. Авылда бушап калган йорт булып, шунда яши башлыйлар, соңыннан аны сатып алалар. Балалар үсеп җитеп таралышкач, инде әниләре ялгыз калгач, кызы Гөлфия белән кияве Габделхәй үзләренә яшәргә алып китәләр. Малмыжга күчеп киткәч, башта бер
дә ияләнә алмый, авылын сагынып, гел «кайтам-кайтам» дип тора. Шул чорда
авылдагы күршеләрендә янгын чыгып, Мәсхүдә апаның бушап калган йорты да
яна. Инде Малмыжда тора башлаганына да 40 ел гомер үткән. Әниләрен бик
хөрмәт итеп, кадерләп тоталар балалары. Гөлфия ханымны бик сабыр, ипле
кеше буларак беләм. “Кияү бик әйбәт булды, мине бик хөрмәт итте” дип, иң
элек киявен мактый әбекәй.

Мәсхүдә апаның кулыннан күптөрле эш килгән. Пенсиягә чыгар алдыннан 12
ел авыл кибетендә дә саткан. Әбекәйнең зиһенле булганы күренеп тора, әле
бүген дә ул бик акыллы, мәгънәле сүзләр сөйли.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*