Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалында төп рольләрне Әлмәт театры актрисасы Диләрә Фазлыева һәм Тинчурин театры артисты Артем Пискунов башкарачак.
«Артем унлап яңа җыр язган. Җырлары миңа бик ошады, аны сайларга шул җырлары этәрде. Алар кинода яңгыраячак», диде телесериалның режиссеры Александр Далматов.
Кино иртәгә Казанда төшерелә башлаячак. Шулай ук, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Питрәч, Лаеш районнарында да локацияләр сайланган.
Пьесада тагын бер кызыклы образ бар – автор. Телесериалда да ул образ бар һәм әлеге драматург ролен Камал театры артисты Алмаз Борһанов башкарачак.
Александр Далматов фильмны нигездә «Кеше китә – җыры кала» телесериалын төшергән команда белән эшли. Оператор – Максим Самсонов. Рәссамнар – Сәлимә Аскарова һәм Фирүзә Зиннәтуллина. Киносценарийны Алсу Хәбибуллина белән Александр Далматов үзе яза.
Телесериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә.
Рузилә Мөхәммәтова
Чыганак: https://tatar-inform.tatar