18-20 февраль көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Башкортстанга гастрольләр белән бара!
Гастрольләр кысаларында ике спектакль тәкъдим ителәчәк:
«Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+) — Туфан Миңнуллин комедиясе, Диләфрүзнең йөрәге өчен көрәшергә әзер дүрт егет турында сөйли. Тик менә чибәр кыз үзе сайлау белән ашыкмый.…
«Диләфрүзгә дүрт кияү» — безнең театрның иң популяр спектакльләренең берсе, ул 2023 елның 8 сентябреннән үк уңышлы куелып килә.
«Өченче көн тоташ кар ява» (12+) — Марсель Мөсәвировның театральләштерелгән тамашасы, спектакль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм авыр сугыш елларында халыкны көрәшкә рухландырган, рухи көч һәм дәрт өстәгән патриотик җырларга нигезләнгән.
Урыны һәм вакыты:
- 18 февраль – Шаран авылы, Центральный РДК, Пролетарская урамы, 2 нче йорт
14:00 «Өченче көн тоташ кар ява» (12+)
19:00 «Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+)
- 19 февраль – Октябрьский шәһәре, ГДК, Геофизиков урамы, 3 нче йорт
14:00 «Өченче көн тоташ кар ява» (12+)
19:00 «Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+) - 20 февраль Туймазы шәһәре, Туймазы татар дәүләт драма театры, Октябрь мәйданы, 3
14:00 «Өченче көн тоташ кар ява» (12+)
19:00 «Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+)
Чыганак: mincult.tatarstan.ru