tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 10-11 апрельдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә өч спектакль тәкъдим итәчәк:

«Сөясеңме, сөймисеңме?» (12+) – моңсу комедия, Флорид Бүләков.

Яшәү мәхәббәттән тора.

Аның көче бар сынауларны, җил-давылны, хыянәтне җиңәргә ярдәм итә.

«Яратам» дигән бер сүз күңелдә мең кояш кабыза.

Моны аңлау өчен гомер азагында булса да узганнарга борылып карау кирәк икән.

«Хәл бу ки…Салих Сәйдәшев» (12+) – драма, Алинә Хәбибуллина.

«Хәл бу ки…» проектындагы бу спектакль татар халкының мәшһүр композиторы Салих Сәйдәшевка багышланган. Аның шәхесе аша “нәрсә ул музыка” дигән сорауга җавап эзләнелә. Спектакль югары музыка сәнгате һәм аны барлыкка китергән композитор язмышы турында сөйли.

«Башыңа төшсә» (16+) – комедия, Раффи Шарт.

Мәхәббәт упкынына чумган Җәвид өчен котылу чарасы юк кебек. Ярый әле «Туганнарча ярдәм» оешмасы вәкиле Ләзиз аңа булышудан баш тартмый. Хәлләр шулкадәр кискенләшә: судан коры чыгу өчен Җәвидкә мең төрле юлдан бары берсен генә сайларга кала. Гаиләне коткарыргамы, үзенме? Әллә, бөтен проблемаларга кул селтәп, алардан качу ягын караргамы? Моңа тиклем гел шулай эшли иде ләбаса…

10 апрель сәгать 19:00 – «Сөясеңме, сөймисеңме?» 

11 апрель сәгать 13:00 – «Хәл бу ки…Салих Сәйдәшев»

11 апрель сәгать 19:00 – «Башыңа төшсә»

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*