tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Әхмәдиев: «Тынлык» спектаклен тамашачы пазл кебек җыячак – шундый алым кулландык
Айдар Әхмәдиев: «Тынлык» спектаклен тамашачы пазл кебек җыячак – шундый алым кулландык

Айдар Әхмәдиев: «Тынлык» спектаклен тамашачы пазл кебек җыячак – шундый алым кулландык

Салих Сәйдәшев музее мөдире, драматург Айдар Әхмәдиев бөек татар композиторына багышланган «Тынлык» спектакленең кайбер серләрен ачты һәм шул ук вакытта интрига барлыкка китерде. Спектакль Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте мотивлары буенча куелган.

Кариев театрында премьера 14-15 ноябрь көннәрендә көтелә.

«Спектакльдә вакыйгалар дүрт катламда бара: 1980 елда, 1963 елда, 1949 елда һәм 1918 елда. Вакыйгалар хронология буенча бармый. Тамашачы караган саен вакыйгаларны пазл кебек җыярга тиеш, шунсыз мәгънәсенә төшенә алмый», – дип сөйләде ул Салих Сәйдәшевка багышланган спектакль алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә.

«Пьесаны язганда тамашачыны җәлеп итү алымнары, интриганы тоту турында да уйларга кирәк. Бу алымны кулланырга күптән хыяллана идем. Виктория белән шушы форматта эшләдек», – дип дәвам итте драматург.

Айдар Әхмәдиев әйтүенчә, пьесаны ул ике атна эчендә язган.

«Гадәттә әзер пьесага артистлар сайлана, безнең очракта башта артистлар сайлап, алар буенча пьеса язылды», – дип пьеса язылу процессына ачыклык кертте режиссер Виктория Печерникова.

  • «Тынлык» – Кариев театрының 38 нче сезондагы өченче премьерасы.
  • Кариев театры яңа сезонын «Шәхесләр сезоны» дип игълин итте.
  • Спектакльнең хореографы – Марат Казыйханов. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Рәссам – Ксения Кочубей, ут куючы рәссам – Антон Поморев.

Источник: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*