tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Гарифуллин: “Ниятебез – кәсебебезне дәвам итү”
Айдар Гарифуллин: “Ниятебез – кәсебебезне дәвам итү”

Айдар Гарифуллин: “Ниятебез – кәсебебезне дәвам итү”

2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештыра. Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы уза.

Биредә Төмән өлкәсеннән Айдар Гарифуллин чыгыш ясады.

-Без гаиләбез белән герефорд токымлы мөгезле эре терлек үрчетәбез. Бу кәсеп белән 2018 елда шөгыльләнә башладык. Бүгенге көндә 130 баштан артык малларыбыз бар. Моңа өстәп умартачылык белән шөгыльләнәбез. Малларны тукландырырга 242 га чәчү җирләре үзләштерелгән. Бу эш белән шөгыльләнә башлаганга бер дә үкенмибез. Ниятебез – кәсебебезне дәвам итү. Биредә бик күп файдалы очрашулар булды, оештыручыларга зур рәхмәт, – диде ул.

Шулай ук Айдар Гарифуллин Янапайда урта мәктәп, балалар бакчасы, яңа мәдәният йорты, шифаханә, почта, мәчет эшләп килүе турында хәбәр итте. Күп санда шәхси магазиннар да бар. Авылда 8 эшмәкәр теркәлгән, шуларның 5се кибет тотучылар, 2се урманчылык белән шөгыльләнәләр.

-Крестьян хуҗалыгының башлыгы хатыным, ә мин – управляющий. Екатеринбург ветеринар институтын 1993 елда тәмамладым. Хәзер мал табибы булып эшлим. Авылдагы тормышның үзенчәлекләре, уңышлары һәм кыенлыклары безнең өчен һәрвакыт әһәмиятле булып кала.  Бүгенге көндә без, авыл халкы, яңа мөмкинлекләрне файдаланып, киләчәгебезне матурларга тырышабыз. Авыл тормышы дәвам итә, һәм без горурланып, аны сакларга һәм үстерергә омтылабыз, – диде ул, чыгышын тәмамлап.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*