tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Җаббаров: «Театр ул – берләшү урыны»
Айдар Җаббаров: «Театр ул – берләшү урыны»

Айдар Җаббаров: «Театр ул – берләшү урыны»

Соңгы елларда, аеруча берничә айда, исем-фамилиясе иң еш яңгыраган шәхесләрнең берсе ул булгандыр.

Айдар Җәббаровның Тинчурин театрына баш режиссёр итеп билгеләнүе турында Татарстан гына түгел, ә яшьләр арасында популяр булган федераль медиаларга кадәр язды. Без бу интервьюда аның театрдагы планнары һәм баш режиссёр вазифасы турында түгел, ә дөньяга шәхси карашлары, романтик күңеле һәм спектакльләргә салынган мәгънә турында сөйләшербез.

ТӘҮГЕ РОЛЬ, КУМИР ҺӘМ КАЧЫП ЭШЛӘНГӘН СПЕКТАКЛЬ

– Айдар, сүзне балачагыңнан башлыйк әле. Театр өлкәсенә омтылу кайчан һәм ничек барлыкка килде?

– Мин Чаллыда туып үстем. Башлангыч сыйныфта укыганда театр белән шөгыльләнәчәкмен дигән уйлар юк иде әле. Хәзер әниләргә кайтып, фотоальбомны карыйм – беренче сыйныфта укытучыбыз Зәмрия Нургалиевна безнең белән спектакль куйган, мин шунда әби булып уйнаганмын. Аннары мәктәптә «Солдат булдым» дигән шигырь укып бәйгедә беренче урын алганым истә. Минем бу өлкәгә кереп китүем ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Мин, кызганыч, җырлый белмим, әмма музыканы бик яратам. Шуңа гитара һәм баянга йөреп, җырлый белмәвемне баланска китерә идем. Беренче режиссурам югарырак сыйныфта бәйге өчен клип әзерләүдән башланды. Ул вакытта хәрби җырлар популяр иде, мин егетләрне җыйдым да, «Ат карагы»ның демоверсиясен эшләдем: егетләрнең армиягә китүе, сагынулары, күргән төшләре турында иде ул.

Финалда гитарага җырлар башкардык. Бәйгегә клип кына соралган иде, ә без мини спектакль әзерләдек.

– Үзеңә кумир дәрәҗәсендә күргән шәхесләр бар идеме?

– Минем беренче кумирларым кино актёрлары да, җырчылар да түгел, нәкъ менә театр артистлары иде. Алар – А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының көчле «тройкасы» – Рафил Сәгъдиев, Инсаф Фәхретдинов, Булат Сәлахов. Ул вакытта минем өчен Чаллы театрыннан башка театр юк иде, шуңа үзем дә «алар кебек әлеге театрга артист булып кайтачакмын» дип хыялланып, Казан театр училищесына актёрлыкка кердем. Безне башта Рәшид Заһидуллин укытты, аннары Фәрит Бикчәнтәев алды. Училищены тәмамлагач, Камал театрында бер ел артист булып эшләдем, 2018 елда ГИТИСның режиссёрлык факультетына Сергей Женовач курсына кердем.

– Казанда режиссёр буларак беренче эшең – «Агыла да болыт, агыла»ны тамашачы яратып кабул иткән иде. Спектакльнең куелу тарихын сөйлә әле.

– Институтның соңгы курсында укыганда качып эшләнгән спектакль ул. Чөнки укыганда спектакль куярга ярамый иде, ә эчтә энергия ташый – куясы килгәнне эшләмәсәң, «кимерә» башлый. Фәрит абый спектакльне Камал театрында куярга ризалык бирсә дә, Сергей Васильевич: «Укыганда укы, әле театрдан туеп бетәрсең», – диде. Өченче курста бераз буш вакыт барлыкка килүгә, төнлә поездга утырып Казанга кайтып йөри башладым. Артистларга бирем бирәм дә, тагын укырга чыгып китәм, үзем шул ике атнада спектакльне уйлап йөрим. В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театрының сәнгать җитәкчесе Егор Перегудов театрда «Сто лет одиночества»ны куйды, беренче өлешенә мине алды, ә икенчесенә юк. Шулай, алар икенче өлешен эшләгәндә, минем кабат буш вакыт барлыкка килде. Шулай итеп, ике атна буе көн-төн эшләп спектакльне чыгардык. Нәкъ менә Хәсән Туфан шигырьләренә игътибар итүем аның тормышына, иҗатына карата соклануыма бәйледер. Мактанып әйтүем түгел, әмма спектакльдә шигырьләр көчле яңгырады, тамашачы яшь аралаш бер тында шигырь тыңлады. Алга таба да шундый спектакльләр эшләү нияте бар, чөнки материал күп – эшлә генә.

Шагыйрьләребез дә күп, һәр айны берәр әдипкә багышласаң да, ун ел җитмәс, әле яшь язучы-шагыйрьләребез дә бар.

«ЯРАТУ КӨЧЛЕ ДӘ ИТӘ, СЫНДЫРА ДА»

– Хәсән Туфаннан соң, Гаяз Исхакый иҗатына мөрәҗәгать иттең – Камал театрының зур залында «Тормышмы бу?» спектаклен куйдың. Сине таныткан спектакль дисәк тә ялгыш булмас.

– Гаяз Исхакыйның бөтен әсәрләрен, хатларын театр училищесында ук укый башлаган идем. Фәрит абый укуның ярты елын Исхакый әсәрләренә багышлады. Аннары, әдипнең иҗатын, тормышын яхшы белүче Лена апа Гайнанованың килүе көчле тәэсир калдыргандыр. Мәскәүгә Исхакыйның бөтен томнарын алып киттем. Фәрит абый Мәскәүгә килгәч, кафеда утырганда «Зур залда беренче әсәрең нинди булачак?» дип сорагач, «Тормышмы бу?» дидем. Спектакль аның «Мәдрәсә җимеше», «Мөгаллим» һәм «Тормышмы бу?» әсәрләренә нигезләнде.

– Айдар, режиссёр буларак, «Бу спектакль нәрсә турында?» кебек сораулар ачуыңны чыгарамы?

– Аны күбесенчә әзерләнеп килмәгән журналистлар бирә: «Нигә бу әсәргә алындыгыз?» «Моның белән нәрсә әйтергә телисез?» – мин топ-10 сорауны саный алам. Элек ачуым килеп, хәтта кабынып китә яки җавап бирүдән баш тарта идем. Хәзер алай түгел, әзерләнмәгәннәрен аңлап, тулы итеп җавап бирәм. Мин кайда һәм кем өчен эшләвемне аңларга тиеш. «Спектакльне аңламавыгызда минем эшем юк», – дию дөрес нәрсә түгел. Тамашачы минем уйны, мәгънәне аңласын иде. Ул аңламаса, бу эш нигә кирәк?

– Тамашачы аңлап кабул итү дигәннән, «Рәшә» турында сөйләшәсем килә. Әмирхан Еникинең бу әсәрен укыганда, Рәшидәне көчле хатын-кыз итеп кабул иткән идем. Ә синең спектакльдә ул беркатлы, көчсез – мин моның белән озак килешә алмый йөрдем…

– Кайвакыт ярату, мәхәббәт кешегә көч бирә, илһамландыра, ә кайвакыт изә, сындыра. Менә шул көчсезләнү турында бу спектакль. Без анда Рәшидәнең Зөфәрне бик нык яратуын күрәбез. Әмма нинди кеше соң ул Зөфәр? Чынлыкта Рәшидә кемне ярата? Менә анысына ул күз йома. Мондагы конфликт әйбәт һәм начар кеше арасында түгел, ә Рәшидәнең чын күңелдән бирелеп, үзен корбан итеп икенче кешегә багышлавында. Ул кемне яратканын да аңлый кебек, әмма йөрәгенә әмер бирә алмый. Спектакльнең исемен үк «Зөфәр, кем син?» дип атарга булыр иде хәтта.

Рәшидә ахыр чиктә рәшәне яраткан булып чыга – менә шул мәгънәне бирмәкче идек.

МӘСКӘҮ. КАФЕ. СӘГАТЬ ТӨНГЕ ДҮРТ…

– Камал театрында куйган өченче спектаклең – «Санаулы кичләр»не ел саен карыйм. Романтик спектакль буларак кабул итәм. Тамараның (Люция Хәмитованың) биюе генә дә аерым игътибарга лаек! Тормышта син романтикмы, Айдар?

– «Романтика» дигәндә җирдә очып йөри торган кешене күзалламыйм. Романтика ул – бу дөньяга поэтик күзлектән карау. Миндә ул бар дип уйлыйм, әмма минем турында башкалар әйтсә дөресрәктер.

Мин ГИТИСтан соң аспирантурага кердем, ягъни, «Санаулы кичләр»не әзерләгәндә Мәскәүдә яши идем. Төннәрен тәүлек буе эшли торган кафеда спектакльне уйладым. Нормаль кеше төнлә кафеда эшләп утырмый бит инде! Мин аны шул бию өчен куйдым дисәм дә була – Тамараны шундый кызгандым! Сәгать иртәнге дүрт. Мәскәү. Воздвиженкада урнашкан кафе. Айфараның «Тулган ай» җырын тыңлап елап утырам.

«Бу җырга ул япаялгызы зур ай фонында биергә тиеш», – дип дәфтәремә рәсем сызам. Спектакльнең кульминациясе шулай туды.

– Эштән арып, «выгорание» башлангач нишлисең?

– Мин аның башланганын сизүгә туктап торам. Элек монда балыкка барып уйлап утыру, мунчага бару булыша иде, хәзер алар гына җитми. Вакыт булганда, хәзер гаилә белән 3–4 көнгә Сочи тауларына, Грузиягә бару, чаңгы, сноубордта шуу ярдәм итә. Китап укырга бик яратам. Махсус спектакль өчен түгел, ә үзем өчен укып башны ял иттерәм. Төрле театрларның спектакльләрен карыйм.

– Аларны да режиссёр күзлегеннән анализлап карыйсыңдыр?

– Әгәр мин спектакльне гади тамашачы буларак карый алам икән, димәк, ул шәп спектакль дигән сүз. Мәсәлән,«Коварство и любовь», «Чайка», «Вишневый сад» (режиссёры – Лев Додин); «Сказка про последнего ангела» (режиссёры – Андрей Могучий); «Сайгон» француз спектакле (режиссёры – Каролин Нгуен). Кайчак «Әһә, моны болай эшләгәннәр икән», – дип анализлап карарга, ә кайбер спектакльдә ул турыда бөтенләй уйламаска, киресенчә, ял итәргә мөмкинмен.

«СИТСА ТУЙ»НЫҢ УҢЫШЫ ТУРЫНДА

– Камалдагы «Ситса туй» спектаклеңә билетлар бер мизгелдә сатылып бетә, һәрчак аншлаг белән бара. Бу сине куандырамы?

– Мин бигрәк тә театрда моңарчы бер дә булмаган кешеләрнең килүенә сөенәм. Андый тамашачы күп икәнен беләм. Кемдер шушы спектакльне карап, репертуар белән кызыксынырга мөмкин.

– Спектакльдә гаилә проблемалары күтәрелә, димәк, бу – кешенең «иң авырткан» җире?

– Театр – берләшү урыны бит ул. Залда утырган бер мең кеше кич буе терсәккәтерсәк диярлек, сәхнәдә барган вакыйганы күңеленнән кичерә һәм берләшә. Алар бирегә «кара әле, миндә генә түгел икән мондый проблема» дип хис итәр өчен килә. Тормышта кеше үзен ялгыз, беркемгә дә кирәкле түгел дип уйларга мөмкин. Ә монда ул башка тамашачы, артистлар белән бер дулкынга күчә.

«ЯҢА АРТИСТЛАРЫБЫЗНЫҢ ЙӨЗЕН АЧАСЫ КИЛӘ»

– Син берсендә Тинчурин театрында Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре» әсәрен куярга җыенам, дидең. Яратмаган соравыңны бирим әле: бу спектакльдә авыллар бетү проблемасы күтәреләчәкме?

– Ул теманы бәлки «Хуш, авылым» белән үзем өчен ябып торганмындыр. Әмма монда авылда яшәүче яшьләр, аеруча кызлар турында эшлисе килә. Туган авылыңа яки башка районга кайткач, авылның бетеп барганын күрәсең дә, аннары яшь кызларның авылда калганын белеп шаккатасың. Хәзер ярый социаль челтәрләр бар, ул дөньядан артта калмыйдыр, әмма яшьлеге шунда узганга йөрәк кысып куя. Безнең шәһәрдә дуслар белән очрашырга, ял итәргә вакыт юк – гел ыгы-зыгы, ә монда егетләр (пьеса геройлары. – Авт.) авылга кайтып, тормыш ритмын туктаталар.

Спектакльдә кемнәр уйнаячагы билгеле, әмма әлегә әйтмим. Яшьләр уйнаячак. Яңа артистларыбызның йөзләрен ачасы килә.

– Айдар, пьесасын куюны сорап драматурглар киләме?

– Менә хат килде (өстәлдәге кәгазьләр арасыннан зур конверт тартып чыгарды. – Авт.) Киләләр, «Укы әле», – диләр. Мин бөтенесен дә укыйм. Минем өчен иң мөһиме һәм кирәклесе – пьесада яңа фикер, мәгънә булуы. «Яңа татар пьесасы»ндагы әсәрләрне дә укыйм. Әмма шуны күзәтәм: бүгенге көндә кеше уй-хисләрен сөйли белми, ә анда ниндидер мәгънә бар бит. Кайберләрен әз генә «кыздырсаң», яңа форма бирсәң, эшләп була.

ТАТАР РУХЫ САКЛАНЫП КАЛГАН БИНА

– Бер интервьюда «Камал театры – минем өем» дигәнсең. Без хәзер дә шул бинада утырабыз, әмма Тинчурин театрында…

– Бина – дивар гына түгел, ә мондагы кешеләр дә. Мәскәүдә укыганда, мин гел монда килә идем: театрда кеше бармы-юкмы, спектакль барамы-бармыймы – мөһим түгел, моннан кире Мәскәүгә көч җыеп китә идем. Менә син утырган креслода мин төннәр буе йоклыйм. Хәзер инде, аңлашыла, гаилә булгач, өйгә кайтам. Мин тәрәзәле бүлмә яратмыйм, чөнки табигать театрдан көчлерәк. Эшләп утырганда, тәрәзәдә күгәрчен яки болытлар күрсәм, бер сәгатем шуларга карап узарга мөмкин, аннары үземне сүгәм. Табигатьтә спектакль кую да бик авыр һәм мөмкин түгел диярлек, чөнки табигать шундук җиңә. Мисал өчен, ачык һавада нидер эшли башлыйсың һәм шундук болытлар барлыкка килә – бетте, алар җиңә. Мин бу кабинетта төннәр буе утырам. Дирекциягә рәхмәт, мине беркем куып чыгармый, охранникларның йоклыйсы киләдер инде, әмма иртәнге дүрттә чыгып киткән чакларым бар. Мине аңлаганы өчен Эльвинага (Айдарның тормыш иптәше. – Авт.) рәхмәт! Өйгә гел кайтып торасым гына килә. Анда да аш бүлмәсендә эшләп утырам.

– Син кайчандыр үзеңне «ирекле рәссам» дип саный идең. Хәзер исә эштә төп вазифага билгеләнүең, гаилә коруың менә шул иркеңә йогынты ясадымы?

– Миңа шундый әйтем ошый: «Һәр нәрсәнең үз вакыты бар». Яшьлек тә гөрләтеп узарга тиеш, тик арттырып җибәрсәң, шулай ук әйбәт түгел. Аннары өлгерүнең дә үз вакыты була – беребез дә аннан кача алмый. Миңа 27–28 яшьләрдә театрга баш режиссёр вазифасын тәкъдим иткәннәр иде. Төрле театрлар турында сүз бара. Мин шунда «33 яшьләрдә бәлки миңа бу тәкъдим кызыклы булыр», – дигән идем, шулай булып чыкты да.

Гаилә коруым да шулай үз вакыты белән туры килде. Кыскасы, китапта язылганча булды. Хәзер менә шул чорны матур гына үткәрергә кирәк инде.

– Айдар, интервьюны берәр шәп фикер белән тәмамлыйсы килә.

– Бүген интервьюга килгәндә, карыйм: кече залда оркестр уйный – безнең спектакльгә әзерләнәләр. (Сүз «Хыял артыннан» премьерасы турында. – Авт.) Зур залда артистлар бер сәгать алдан килеп, җырларын кабатлый. Фойега чыгам – анда студентлар хореографлар белән репетиция ясый. Без сөйләшеп утырабыз, ә кемдер рояльдә уйный. Бу бинада татар рухын саклап калуыбызга – шундый карар кабул ителүенә бик шатланам. Бу көннәрдә шундый чор булды – Камал театры яңа бинага күченде, ә Тинчурин театры әле Татарстан урамындагы адресына килмәде. Һәм ниндидер бушлык барлыкка килде. Дирекция репетицияне элекке бинада үткәрик дигән иде, мин каршы килдем. Монда бушлык булырга тиеш түгел. Театр бинасы буш калмаганына сөенәм.

Әлеге интервью «Идел»нең октябрь санында чыкты.

фото: Фирүзә Вәлиева

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*