Бөтенроссия дин әһелләре форумы кысаларында Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин, Башкортстан руханилары исеменнән, илнең катлаулы вакытында бердәм булырга өндәде.
«Без монда ил өчен катлаулы, сынаулы вакытта җыелдык. Ватан чакырганда, Башкортстан руханилары беренче сафларда. Без михрабта гына түгел – халкыбыз белән шатлыкта да, кайгыда да, тынычлыкта да, хәвефле көннәрдә дә бергә», — дип ассызыклады ул.
Шулай ук, ул тарихтагы батырлык мисалларын искә алып, ата-бабаларыбызның Ватанга тугры булып хезмәт иткәнен билгеләп үтте. Мәсәлән, 1914 елда, Беренче Бөтендөнья сугышы башланганда, Мөхәммәдьяр Солтанов Русия мөселманнарын Алманиягә каршы газаватка чакырган һәм бу фәтва меңнәрчә мөселманга рухи көч биргән. Шулай ук, совет елларында, Бөек Ватан сугышы башлангач, шәех Габдуррахман Расулевның фашист илбасарларына каршы изге сугыш игълан итүе турында сөйләде.
Бүген дә руханилар сугышчылар белән бергә. Имамнар окопларда догалар кыла, гуманитар ярдәм җыя, солдатларның рухын күтәрә.
Православие чиркәве руханилары белән бергә хезмәт итеп, бер Ватанның ике канаты булып, төрле дин вәкилләре бергәләшеп хезмәт итәбез, — дип билгеләп узды Айнур хәзрәт.
Ул чыгышын: «Барыбыз да бердәм булсак, җиңәрбез», — дип тәмамлады.