Майна район хакимиятендә Милләтләр эшләре буенча совет утырышы узды. Аны район администрациясе башлыгының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Надежда Харитонова үткәрде.
Хакимият башлыгы урынбасары Иске Маклауш авыл җирлегенең администрация башлыгы Айрат Голяковка “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия конкурсының федераль этабында катнашучы сертификатын тапшырды. Әлеге поселение региональ этапның “Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту” номинациясендә җиңүче итеп танылган иде.
Чыганак: emet73.ru