“Ленинград өлкәсе төбәкара татар милли-мәдәни автономиясе” рәисе Айрат Маннанов XVII “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумында өченче тапкыр катнаша.
– Монда, беренче чиратта, җәмәгать эшләре буенча элеккеге дусларыбыз белән күрешү өчен килдек. Биредә күпләр белән мин таныш инде. Төрле чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрү буенча яңа алымнарга өйрәнү максатыннан, әлегә форумга килдем, – дип сөйләде ул.
Шулай ук Айрат Маннанов “Ленинград өлкәсе төбәкара татар милли-мәдәни автономиясе” турында сөйләде:
– Безнең оешма күптән түгел генә – 2024 елның гыйнварында теркәлде. Без барлык милли-мәдәни автономияләр һәм структурлар белән тыгыз эшлибез. Шушы вакыт эчендә беренче Ленинград Сабантуен үткәрдек. Анда 5 мең кеше җыелган иде. Шулай ук “Җыен” дип аталган зур чара да уздырдык. 2024 елның 4 ноябрендә “Татар мәдәният үзәге”н ачтык. Анда “Татарча диктант 2024” акциясе үтте, – дип “Ленинград өлкәсе төбәкара татар милли-мәдәни автономиясе”нең эшчәнлеге белән таныштырды Айрат Маннанов.
Форум программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасы сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә экскурсияләр оештырылачак. Әлеге сәнәгать объектларына экскурсия бизнес үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә.