tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аю авылы мәчете манарасына ай куелды
Аю авылы мәчете манарасына ай куелды

Аю авылы мәчете манарасына ай куелды

Моннан 3 ел элек Аю авылындаяңа ике катлы яңа мәчет төзелә башлаганын хәбәр иткән идек. Авыл имам-хатыйбы Рәфкать хәзрәт Ялалов тырышлыгы, битараф булмаган авылдашлар, мөселманнар ярдәме белән әлеге эш ниһаять финиш сызыгына якынлашып бара. Бүген әлеге эшнең мөһим этабы башкарылды — манарага ай куелды.

Күптән көтелгән чарага авыл халкы, читтән кайткан кунаклар җыелды.

Ярымайны 18 метр биеклеккә күтәреп урнашштырып кую белән ПМК «Мелиорация» (җитәкчесе — Олег Ильин) булышты. Әлеге эшне «Ивановец» автокранында Василий Табанаков башкарды. Казан шәһәрендә ясатып кайтарлыган ярымай өскә күтәрелгән һәм урнаштырылган мизгелләрдә мөселманнар тәкъбир әйтеп тордылар.

— Хәзер безгә шушы күркәм йортта бергә җыелып гыйбадәт кыласы, намаз укыйсы гына кала. Алла бирсә, рәсми ачылыш эчке эшләр тәмамлангач булачак, — диде Рәфкать хәзрәт.

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Мәчеткә ай кую кебек күркәм чараларга бергәләшеп җыелуның Аллаһы Тәгаләгә, ислам диненә карата хөрмәт билгесе булуын искәртте, әлеге чарага килгән һәм әлеге изге эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Чыганак: menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*