
Шахматчыларның тренерлары – Раил Шакиров. Мондый зур бәйгедә уенчыларыбызның беренче мәртәбә катнашуы. Шулай булса да, аларның берсе дә югалып калмый. Хәтта шахмат дөньясына яңа аяк баскан Раяз да 3 очко туплый. Инзилә дә 3 очко җыя. “Россия Кубогы өчен бу начар күрсәткеч түгел”, – ди тренерлары Раил Гамил улы. Билгеле, начар түгел.
9 уеннан торган бәйгедә 11 яшькә кадәрге кызлар (барысы -40) арасында Азалия Мифтахова көндәшләрен җиңеп, 7очко туплый һәм өченче урын яулый.

4 урында – Яшел Үзән кызы, 5 тә- Казан, 6 да – Краснодар…
Азалия Әтнәгә Диплом, медаль һәм акчалата бүләк белән кайтты. Барыбызга да бер кочак шатлык, бер кочак горурлык һәм Дан алып кайтты.
Әтнә кызы Азалия Мифтахова – Россия кубогы җиңүчесе! Шәп бит. Үрләрең алда булсын, мең дә бер төрле ( бии дә, рәсем дә ясый… “Бәхет кошы” спектаклендә дә катнашты) һөнәр белгән, Әтнә кызы!
Сүрия Мингатина,
Р.Шакиров фотолары