Ульяновскида гомер итүче кан-кардәшләребез өлкәнең Почетлы гражданины, җирле татар автономиясенең беренче рәисе, профессор Азат Курчаковның вафат булуына өч ел тулу уңаеннан Коръән укытып искә алу мәҗлесе уздырдылар.
Азат Курчаков исеме узган гасырның туксанынчы елларында татар дөньясының милли хәрәкәтендә катнашкан кешеләргә яхшы таныш. Заманында ул федераль автономияне һәм Бөтенроссия күләмендә узучы сабантуйларны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе иде. Аның бакыйлыкка китүе, семберлеләр өчен әйтеп бетергесез зур югалту булды.
Аның Ульяновск өлкәсендәге байтак изге гамәлләре һәм башкарган эшләре хакында бик озаклап сөйләп булыр иде. Кешеләрне ярату, аларга ярдәм итү Азат абыйның тормыш кыйбласы булды.
Вафатына дүрт ел кала ул әтисе Гайнулла аганың васыятен үтәп, туган авылы – Чынлы районы Кәшә авылы турында “Казан юлындагы авыл” дигән тарихи китабын бастырып чыгарды.
Авыл тарихына кагылышлы беренче материалларны узган гасырның 30 нчы елларында Азат Курчаковның әтисе Гайнулла ага җыя башлый һәм үзе исән чакта кулдан ике китап язып калдыра. Азат ага аларны камилләштерә, тәртипкә сала,ә кайберләрен исә архивларга барып рәсми документларга нигезләп китабына кертә.
Үзе исән чакта Азат ага өлкәнең барлык татар галимнәрен барлап, аларның өлкә
Форумын уздыру турында хыяллана. Тик өлгерми кала.
Мәҗлескә килүчеләрнең сөйләвенә караганда, Азат ага сирәк кенә була торган буш вакытларында туган авылындагы бакчада эшләргә, балык тотарга һәм ауга йөрергә ярата иде. Ә кышларын дуслары белән очрашканда аның өстәлендә һәрчак шахмат тактасы була.
Март аенда профессор Азат Курчаковка 85 яшь тулган булыр иде. Шул көнгә туры китереп өлкәнең татар автономиясе ул эшләгән институт бинасына мемориаль такта куярга ниятли.
Рамис Сафин Ульяновск өлкәсеннән