tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азәрбайҗан татарлары: Балаларыбызга милли гореф-гадәтләрне тапшырырга тырышабыз
Азәрбайҗан татарлары: Балаларыбызга милли гореф-гадәтләрне тапшырырга тырышабыз

Азәрбайҗан татарлары: Балаларыбызга милли гореф-гадәтләрне тапшырырга тырышабыз

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Татар халык хоры гастрольләре кысаларында җирле татарларның тормышы турында сөйләде.

«Әби-бабайлар өйдә татарча сөйли иделәр. Шуңа күрә дә татарча сөйләштек. Хәзер исә балаларыбызга милли гореф-гадәтләрне тапшырырга тырышабыз. Алар да туган телләрен белергә, өйрәнергә тиеш. Бу – әби-бабаларыбызның әманәте. Нәрсә соң ул милләт? Милләт ул – тел, Аллаһ йорты һәм зират. Әгәр милләтнең шушы өч әйбере бар икән, синең милләтең бар, дигән сүз. Аллаһка шөкер, Бакуда татар зираты бар. Аңа безнең бабаларыбыз нигез салган. Ул – бар яктан үрнәк булган зират, без аның белән горурланабыз. Яшьләр белән анда өмәләр үткәрәбез. Зиратны әтием карап тора», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, ХХ гасырда, 1918 елгы октябрь революциясеннән соң, Азәрбайҗанда татарлар яшәгәнлеге билгеле. «Яхшы тормыш эзләп, Азәрбайҗан ягына барып урнашканнар. Бөек Ватан сугышы вакытында да Азәрбайҗанда яшәгән халык ачтан үлмәгән. Монда Хәзәр (Каспий) диңгезе бар, халык балык тоткан, шул сәбәпле, исән калганнар. Дәү әтием – фронтовик, тылда булган. Барысы да фашизм белән көрәшкән», – дип искә алды Дияз Әхмәтҗанов.

«Соңгы тапкыр халык санын алу вакытында, Азәрбайҗанда 24-25 мең татар яши, дигән саннар әйтелгән иде. Безнең «Яшьлек» ансамбленә йөрүче балаларның күбесе – татар, аларның әби-бабалары күченеп килгән булган. Соңгы елларда татарлар арасыннан Азәрбайҗанга күченеп килүчеләр юк дип беләм», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*