Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә Юныс Әхмәтҗановның туган көненә багышланган Татар ашлары көне узды. Чара Каюм Насыйри институты мәгариф-мәдәни үзәге, «Ак калфак», «Туган тел», «Татарстан» татар иҗтимагый оешмалары белән берлектә Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллеге һәм Азәрбайҗан кулинарларының Милли Ассоциациясе ярдәмендә оештырды.
Чара башында Бакуда Каюм Насыйри институты мәгариф-мәдәни үзәге җитәкчесе Эльмира Юсифли һәм Азәрбайҗан кулинарларының Милли Ассоциациясе президенты Таир Әмирсланов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Алар ел саен 28 февральдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья Татар ашлары көне, искиткеч аш-су остасы, татар рецептларын җыючы Юныс Әхмәтҗанов һәм 1894 елда татар телендә беренче аш-су китабын бастырып чыгарган күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри турында сөйләделәр.
Чара татар пәрәмәчләре әзерләү буенча остаханә белән дәвам итте. Аны «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Сания Әлмәшева үткәрде. Аннары татар ашларын пешерү бәйгесе булды. Беренче бәйге Каюм Насыйриның «Аш-су остасына киңәшләр» («Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Әтгима») китабындагы рецептлар буенча әзерләнгән ризыклар арасында үткәрелде.
Икенче бәйгедә татар милли ашларын иң яхшы әзерләүчене эзләделәр. Ике бәйгедә Татар диаспорасыннан 27 һәвәскәр пешекче катнашты. Катнашучыларны Әзербәйҗан кулинарлары ассоциациясе президенты Таир Әмирсланов җитәкчелегендәге профессиональ жюри бәяләде.
Бәйгедә катнашучыларның барысын да номинацияләрдә җиңү һәм кызыксындыру дипломнары, төрле призлар белән бүләкләнделәр.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar