tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азәрбайҗаннан Әмин Рамазанов: Конгресс съезды безгә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә
Азәрбайҗаннан Әмин Рамазанов: Конгресс съезды безгә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә

Азәрбайҗаннан Әмин Рамазанов: Конгресс съезды безгә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә

Азәрбайҗандагы «Татарстан» иҗтимагый берлеге рәисенең урынбасары Әмин Рамазанов Бөтендөнья татар конгрессының съездлары т’ өрле илләрдән һәм төбәкләрдән килгән татарларга тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирүен әйтте.

«Пандемиядән соң бөтен дөньядан, төрле төбәкләрдән килгән татарлар белән очрашып күрешүгә бик шатландык. Кайбер дусларны бик күптәннән күргән юк иде. Болгарга барып дога кылдык. Милләттәшләр белән очрашулар биш елга бер генә түгел, ә ешрак оештырылсын иде, чөнки мондый чаралар бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә», – диде Әмин Рамазанов.

Азәрбайҗаннан съездга сигез кешелек делегация килгән.

«Съездда һәр делегат татар халкы өчен мөһим мәсьәләләр буенча үз тавышын бирде. Командада актив кешеләр күп. Киләчәктә дә татар халкы өчен тарихка кереп калырлык эшләр дәвам итәр дип уйлыйм», – диде Әмин Рамазанов.

2022 ел Азәрбайҗанда Шуша шәһәренең 270 еллыгы буларак игълан ителгән, ә былтыр ул Азәрбайҗанның мәдәни башкаласы итеп танылган. Әмин Рамазанов сүзләренчә, шушы уңайдан Татарстан белән уртак мәдәни проектлар эшләнәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*