Азербәйҗанда Әниләр көне в Яңалыклар, Слайдер, Мәдәният, Җәмгыять, 13.03.2018 0 218 11 мартта Татарстан Республикасының Азербайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә халыкара хатын-кызлар көне 8 мартка багышланган “Әниләр көне” дип исемләнгән чара узды. Бәйрәмнең оештыручысы татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Сания Әлмәшева). Чара программасында коллектив катнашучылары хатын-кызларга, әниләренә һәм әбиләренә багышланган татар һәм рус телендә шигырьләр укыды. Тематик җырлар яңгырады, шулай ук “Парлы бию”, “Шәлләр белән бию” татар милли биюләрен башкардылар. http://az.tatarstan.ru 2018-03-13 Гузель Насыбуллина