tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туе – “Азия Сабан туе”н уздыру һәм оештыру буенча комитет утырышы булды
Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туе – “Азия Сабан туе”н уздыру һәм оештыру буенча комитет утырышы булды

Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туе – “Азия Сабан туе”н уздыру һәм оештыру буенча комитет утырышы булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә эш сәфәрендә.

Әлеге эш сәфәре кысаларында Васил Габтелгаяз улы 2025 елда узачак Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туе – “Азия Сабан туе” мәйданчыкларын карап чыкты. Бәйрәм Мирзо Олугбәк исемендәге Үзәк мәдәният паркында оештырылыр дип планлаштырыла. Әлеге милли бәйрәмгә бөтен Урта Азиядән – Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстаннан милләттәшләребез килер дип көтелә.

Шулай ук биредә Урта Азия татарлары Альянсының I Азия Сабан туен үткәрү һәм оештыру буенча комитет утырыш узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Әхтәриев Айдар Азат улы, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Нәбиуллин Ришат Хисмәтулла улы, Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры  Сабиров Артур Валерьевич, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Кутеева Ленар Раиф кызы, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы катнашты.

Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туе – “Азия Сабан туе”н үткәрү өчен җаваплы итеп, Татарстаннан Актаныш районы билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*