8-10 октябрь көннәрендә Чувашия Республикасының Новочебоксарск шәһәрендә көрәш төрләренең II Бөтендөнья уеннары кысаларында билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы үтте. Быел анда 25 илдән 200 дән артык спортчы бил алышты. “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илфат Миңнегалиев әлеге ярышларда Россия Федерациясе җыелма командасы составында чыгыш ясап, Азнакай данын яклады. 62 килограмм авырлыкта Илфат иң җитез һәм техник яктан көчле булуын дәлилләп, Дөнья кубогын отты. Бу аның дөнья күләмендә беренче генә җиңүе түгел. Моңа кадәр ул билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында өч тапкыр җиңү яулаган иде.
Спортчының тренеры – Айрат Миңнегалиев.
Чыганак: aznakaevo-rt.ru