tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай мөхтәсибәтендә балык тоту буенча ярышлар узды
Азнакай мөхтәсибәтендә балык тоту буенча ярышлар узды

Азнакай мөхтәсибәтендә балык тоту буенча ярышлар узды

Узган ял көннәрендә Азнакай мөхтәсибәте яшь мөселманнар арасында Низаметдинов Әнис Әнәс улы истәлегенә балык тоту буенча турнир уздырды. Чарада республиканың 5 муниципаль берәмлегеннән 40 тан артык балык тотучы катнашты. Турнир Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узды.

Турнирны Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин дога кылып ачып җибәрде. Чарада шулай ук район имамнары, мәчетләргә йөрүчеләр катнашты. Ярышлар Азнакай районының Сәпәй авылы янындагы буада узды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*