Азнакай районы авылларында яшәүчеләр дә «Татарча диктант яз» акциясенә кушылдылар.
Аңа мәктәп укучыларыннан тыш, район халкы: яшьләр дә, өлкәннәр дә теләп кушылдылар.
Диктант язучылар өчен быел Шәриф Камалның “Матур туганда” әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Районда кичә Бөтенроссия «Татарча диктант яз» акциясе старт алды.
Урсай авылында яшәүчеләр дә татар теленнән белемнәрен сынап карадылар. Мәктәптә оештырылган чарада мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, авыл халкы да актив катнашты.
Чыганак: aznakaevo-rt.ru