tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай районында “Чатыр-Тау җыены – 2025” гөрләп узды
Азнакай районында “Чатыр-Тау җыены – 2025” гөрләп узды

Азнакай районында “Чатыр-Тау җыены – 2025” гөрләп узды

2025 елның 5 июлендә Азнакай муниципаль районында урнашкан Татарстанның иң биек ноктасы — Чатыр-Тау итәгендә төрки халыкларның “Чатыр-Тау җыены – 2025” Халыкара мәдәният һәм иҗат фестивале унбишенче тапкыр гөрләп узды. Ел саен меңнәрчә кешене җыйган бу күркәм чара, быел да, гадәттәгечә, милләтебезнең горурлыгы һәм бердәмлеген чагылдырган, рухи кыйммәтләребезне яңарткан бәйрәмгә әйләнде.

Быелгы фестивальгә 5000нән артык катнашучы һәм кунак теркәлгән. Фестиваль мәйданчыгы төрле төбәкләрдән килгән сәләтле иҗат әһелләрен, гореф-гадәтләргә, халык сәнгатенә битараф булмаган җаннарны берләштерде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев та катнашты.  Фәрит Уразаев инициативасы белән фестиваль кысаларында «Татар базары» мәйданы оештырылды. Биредә төрле төбәкләрдән килгән осталарның кул эшләре, милли ризыклар, киемнәр, сувенирлар сату-алмашу мөмкинлеге булды.

Милли рух, гореф-гадәтләр һәм сәнгать – фестивальнең нигезе булып тора. Быел да чара сәхнәсендә дистәләрчә фольклор коллективлары чыгыш ясады, төрле милли киемнәрдән һәм бизәкләрдән торган күргәзмәләр куелды, кул эшләре буенча мастер-класслар уздырылды. Чатыр-Тау тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша һәркемнең күңеленә үтеп керде. Ә танылган артистлар – Азнакай кызы Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, “Фәридә-Алсу” дуэты – бәйрәмне чын мәгънәсендә нурландырып җибәрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*