tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай районының Ирекле авылында яңа мәчеткә ярымай урнаштыру һәм ачылыш тантанасы булды
Азнакай районының Ирекле авылында яңа мәчеткә ярымай урнаштыру һәм ачылыш тантанасы булды

Азнакай районының Ирекле авылында яңа мәчеткә ярымай урнаштыру һәм ачылыш тантанасы булды

Зөлхиҗҗә аеның 11нче көнендә Азнакай районының Ирекле авылында яңа мәчеткә ярымай урнаштыру һәм ачылыш тантанасы булды.

Бу мөһим чарада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, оешма җитәкчеләре, авыл халкы һәм имамнар катнашты.

Марсель Шәйдуллин, тантанада катнашучыларны сәламләп, мәчет төзелешенә үз өлешен керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, район башлыгы сүзләренә кушылып, җәмгыятьтә мәчетләрнең тоткан урынын күрсәтеп, рәхмәт хатларын тапшырды.

Рәсми тантанадан соң мәчеттә намаз укылды, ә аннары Корбан бәйрәме хөрмәтенә хәйрия мәҗлесе узды.

Бер катлы мәчеттә дини йолаларны үтәү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган: ир-атлар өчен 50 кешелек намаз залы, имам өчен бүлмә, уку сыйныфы бар (ул хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәчсе буларак да кулланыла ала). Котельная һәм тәһарәтханә ясалган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мәчет төзелгәнче, авыл халкы Мәдәният йортында урнашкан намаз бүлмәсендә биш тапкыр намаз укыган.

Мәчетнең гомуми мәйданы –  85,1 квадрат метр. Мәчет төзелеше 2017 елда башланган, ә манара 2023 елда күтәрелеп беткән.

Хәзерге вакытта Азнакай мөхтәсибәтендә 52 мәчет эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*