Сабантуйга берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бүләк җыю, сөрән сугу башкарыла. Сөрән сугуны әле бүген дә күпчелек авылларыбызда ат җигеп, гармун тартып, җырлап-биеп, күтәренке рухта уздыралар.
Тымытык авылында узган бүләк җыю йоласына күпләр көнләшерлек. Җырлы-биюле Сөрән сугуда авыл халкы ел саен актив катнаша, быел да берәү дә читтә калмаган.
«Сөрән сугу йоласын Сабан туе алдыннан авылыбызда гел шулай зурлап, матур итеп уздырабыз. Быел да гармуннар белән уйнап-җырлап, биеп, өйдән-өйгә йөреп бүләкләр җыйдык. Һәркем каршы алып, изге теләкләрен теләп озатып калдылар. Яшьлекләрен искә төшереп, җыр-биюгә кушылучы апа-абыйлар да күп булды», – ди авыл мәдәният йорты директоры Алмаз Хаҗиәхмәтов.
Чыганак: aznakaevo-rt.ru