Бүген, 4нче февраль, Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай районы вәкиле Хафизова Гөлсинә Сәетҗан кызы әдәби-музыкаль кичәдә катнашты.
Азнакай Үзәк китапханәсендә шәһәрнең 5нче урта мәктәбеннән 9″Б” һәм 8нче урта мәктәбеннән 8″А” сыйныфы укучылары, “Гөлстан “әдәби-иҗат берләшмәсе язучылары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан “Каурый каләм сызган серле юллар” исеме астында әдәби-музыкаль кичә үтте. Азнакай җирлегендә яшәп иҗат итүче каләм ияләре балаларны үзләренең иҗатлары белән таныштырды, укуларында уңышлар теләде. Туган телебезгә карата мәхәббәтле һәм ихтирамлы булырга өндәделәр.