tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Чернобыль һәм Маяк һаләкәтләре ветераннарын хөрмәтләделәр
Азнакайда Чернобыль һәм Маяк һаләкәтләре ветераннарын хөрмәтләделәр

Азнакайда Чернобыль һәм Маяк һаләкәтләре ветераннарын хөрмәтләделәр

Чернобыль атом-электр станциясе фаҗигасен һәм шулай ук 1957 елда “Маяк” химкомбинаты катастрофасын бетерүдә катнашкан райондашларыбыз бүген Хәтер көненә җыелды.

Бу фаҗигаләрне ликвидацияләүдә районыбыздан 120 дән артык кеше үз хезмәтен куйган. Ни кызганыч, аларның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Хәтер көне чарасына фидакарь якташларыбызның тол хатыннары да чакырулы иде.

Тантаналы чарада катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариат җитәкчесе Руфат Гайнетдинов сәламләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Чара барышында ул елларның шаһиты булган Камил Хәбибуллин һәм Рәис Харисов та онытылмас вакыйгалар турында хатирәләрен яңартып, һәрдаим ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.

Тансылу Саниева

Чыганак: https://aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*