Бүген, 23 июнь көнне, Татарстан Республикасының Азнакай районында Ык елгасы буенда урнашкан 14 районны берләштерүче чираттагы Сабан туе уза. Узган ел әлеге бәйрәм тәүге тапкыр Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында оештырылган иде.
Сабантуйның төп мәйданы янында милли бәйрәмдә катнашучы һәр район да үзенең махсус тирмәләрен булдырган. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге тирмәләр белән танышып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде, аеруча Милли Шура рәисе Оренбург өлкәсенең Абдуллино районы тирмәсен билгеләп узды, район башлыгы Владимир Насейкинга рәхмәтен җиткерде.

Сабантуй кыр һәм мәйдан батырлары, мәдәният хезмәткәрләре, ансамбльләр парады белән ачылды. Шулай ук тамашачылар алдында алдынгы хуҗалыклар бәйрәмчә бизәлгән җигелгән атларда уздылар.

Сабантуйда рәсми кунаклар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев һ.б. катнашалар.
Әлеге вакытта Сабантуй милли уеннары, сынаулары, концерт программалары белән дәвам итә.
II-Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туенда Татарстанның Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Башкортстанның Бәләбәй, Бакалы, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Оренбургның Абдуллино районнары вәкилләре катнаша.

– Бу Сабантуйны мин үземнең авылымнан башлаган идем. Мондый зур бәйрәм дәрәҗесенә күтәрелер дип уйламаган идем дә. Бер карасаң шул кадәр кешегә мәшәкать китеруемә оялам да, ләкин бу сабантуй бик кирәкле бәйрәм, чөнки бу бәйрәмне башлаганда минем беренче максатым татар егетләре татар кызлары барлыгын күрсен, танышсын дигән иде. Шундый бәйрәмнәр безнең татар гаиләләрен үстерү өчен бик кирәк.
Альберт Борһанов, Татарстан Республикасының Атказанган фән хезмәткәре, академик, тарихчы:
– Ык буе Сабан туен үткәрүне зур алгарыш дип әйтергә була. Ык – төрле өлкәләрне һәм аның янәшәсендә яшәүче милләтләрне берләштерү елгасы.
Ул татар, башкорт, казах халкының тарихында зур роль уйнаган. Былтыр Ык буе Сабан туе Төмәнәк авылында күбрәк халык, җәмәгатьчелек инициативасы буенча үткәрелде. Хәзер алардан эстафетаны Азнакай алды. Район төрле юнәлештә актив эш алып бара: биредә әле журналистлар, әле төбәкчеләр форумы, башка төрле фәнни-гамәли конференцияләр, җыеннар узып кына тора. Ык буе Сабан туе – зур тырышлык, көч таләп итә торган чара. Әлеге бәйрәм алга таба да дәүләт югарылыгында үткәрелер дип уйлыйм.












