15 май көнне районда узучы татар әдәбияты көннәре кысаларында Азнакай районы мәдәният идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе белән берлектә шәһәребезнең балалар китапханәсендә «Җырларымда гомер агышы» исеме астында җирле шагыйрә Галия Сәетшинаны искә алу кичәсе булып узды. Әлеге җылы хисләр белән сугарылган кичәдә Казаннан бер төркем танылган язучылар, шагыйрьләр дә катнашты. Галия Сәетшина турында якты истәлекләр белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, шагыйрьнең якыннары чыгыш ясадылар. Кичә Галия Сәетшинаның иҗатын яктырткан шигырь укулар, җырлар белән үрелеп барды.
16 май көнне Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе «Марсель Галиевнең иҗат лабораториясе»музеен ачу тантанасы узды. Шагыйрьне хөрмәтләп, башкалабыз кунаклары – язучылар, журналистлар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, шагыйрь бәйле истәлекләр белән дә уртаклаштылар. Чаллы һәм Әлмәт шәһәреннән килгән каләмдәшләре дә М.Галиевне зурладылар. Ә 1 нче мәктәпнең укытучылары һәм укучылары шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлары белән кичәне бизәделәр.
Кеше тормышы очрашулар белән бизәлгәнгә күрә генә дә гүзәл һәм мәгънәле. 16 майда Азнакайда узган Татар әдәбияты көннәре кысаларындагы «Бер очрашу – бер гомер» дип аталган әдәби кичә шуның бер дәлиле булды. Әлеге чарага Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән кайткан хөрмәтле кунаклар, җирле «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре һәм әдәбиятны яратучылар җыелды.
Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм җитәкчелегендәге танылган язучылар – Рабит Батулла, Марсель Галиев, Газинур Морат, Вахит Имамов, Мансур Гыйләҗев, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова, Рәдиф Сәгъди, Рәфис Корбан, Вакыйф Нуруллин; Яр Чаллы бүлекчәсеннән Факил Сафин җитәкчелегендә Данис Хәйруллин, Фатыйма Хәйруллина, Лилия Гыйбадуллина; Әлмәт бүлекчәсеннән Равил Сабыр җитәкчелегендә Нәфисә Сабиржанова, Резеда Хәеретдинова азнакайлыларга үзләренең күңелләреннән чыккан шигырьләрен, моңлы җырларын бүләк иттеләр, иң изге теләкләрен җиткерделәр.