Азнакайның Буралы авылында туып, гомере буена шунда яшәгән Маһинур Афзалетдинова. Күршедәге Чубар Абдулда 7 сыйныфны тәмамлап, әле сугышка кадәр үк тракторчылар курсында укып, Чалпы МТСында эшли башлый. 1938 елда колхозда эшләүче шофер егет Әхмәтшәрип Әхмәтвәлиев белән гаилә корып җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, башта Маһинурның 2 абыйсын, соңрак ирен фронтка алалар. Кулында ике сабые белән кала. Абыйларына да, Әхмәтшәрибенә дә яудан исән кайту насыйп булмый. Балаларын әнисенә калдырып, көне-төне басудан кайтып керми эшли ул. Кышкы озын кичләрдә авылдагы башка хатын-кызлар кебек үк ул да фронттагылар өчен оекбаш-бияләй бәйли.
Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли Маһинур Афзалетдин кызы. 1954 елда Мәскәүгә Халык хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, хезмәт алдынгысы зур бүләкләргә лаек була. Лаеклы ялга чыкканчы фермада да, амбарда икмәк чистартуда да эшли. Хәер, пенсиягә чыккач та ындыр табагы эшен ташламый.

Лиза Нур,
Азнакай