Казанга бару минем һәм дусларым өчен чын сәяхәт булып чыкты. Бу меңъеллык шәһәр безне җылы кояш нурлары белән каршылады. Җитәкчебез Рафис абый һәммәбезне “Сабантуй” журналы редакциясенә алып керде. Редактор ярдәмчесе Рөстәм Хәйруллин журнал турында тулысынча 
Чыннан да, балалар дөньясы сихерле һәм бик кызыклы. Йөлдыз ханыбыз сүзенчә, ул миллионлап акча эшләр – “сугар” өчен язмый, ә балаларның рухи үсеше, татлы татар теленә мәхәббәт тудырыр өчен яза. Бу редакциядә шундый рәхәт һәм унайлы тоелды. Шулай булырга да тиештер… Чөнки “Сабантуй” журналы балалар өчен- якты киләчәгебез өчен иҗат ителә бит. Күңелләре якты, уйлары изге булганнар гына шундый жирдә эшли алалардыр.
Кабат килгәндә, әлбәттә, “Салават күперенә” дә кагылачакбыз, дип калдык. Сәфәргә Татарстан Республикасы “Журналистлар берлеге”ннән “Фронттагы татар матбугаты: сүз көче” дип исемләнелгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конференциягә махсус чакырулы булганга, 
КФУның Массакүләм коммуникация чараларын һәм Татар кафедерасын җитәкләүче, профессор Васыйл Заһит улы һәм башка тәҗрибәле җурналистлар-газеталар мөхәрирләре сугыш чорында җурналистиканың әһәмияте аеруча зур булуына басым ясап үттеләр. Мисал итеп, дошман дзотын күкрәкләре белән каплаучылар саны 13 кә җитсә дә, ни бары өчесенә генә герой исеме бирелгән. Калганнары турында тиешле хәбәр булмау сәбәпле, исемнәре әле дә булса сугыш кырында ята бирә икән. Бу турыда Алабуганың “Яшь журналистлар” берләшмәсе каләм тибрәтүчеләренә искәртеп торырга әйтелде.

Башкалабызга бару шундый ошады, әлеге язманы туп-туры автобуска утыруга ук яза башлаганмын. Бер уйласаң тарихи бабаларыбыз бүләк иткән мизгелләрне безнең онытырга хакыбыз юк бит, ашыгуым шуның белән бәйле иде. Уңайлы, җылы автобус бирүче Ривал Исмәгыйл улына чын рәхмәтләребезне җиткереп калдык.
Ләйсән Хисамутдинова, 10 нчы мәктәпнең 9м сыйныфы, Балалар иҗат үзэгенен “Яшь журналистлар” берләшмәсе әгъзасы, Алабуга каласы.