tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бабайлар эзеннән: Биектауны патшалар да үз иткән
Бабайлар эзеннән: Биектауны патшалар да үз иткән

Бабайлар эзеннән: Биектауны патшалар да үз иткән

Татарда кунакларга яхшырак җирләрне күрсәтә торган гадәт бар. Татарстанда андый урыннарга кытлык юк анысы. «Милли җыен»га килгән делегатлар да, үз сорауларына җавап табарга теләп, кайсы кая таралышты. Ә менә җыен кысасында XI Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумында катнашучылар Биектауга юл тоттылар, чөнки тарихны өйрәнүчеләргә менә дигән урын да бу. – Биредә борынгы чорлардан ук төрле мәдәниятләр һәм диннәр тыгыз элемтәдә булганнар. Шуңа күрә дә күпләгән уникаль археология, тарихи, архитектура һәм этнография һәйкәлләре сакланып калган, – диде бу җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкне өйрәнүчеләр комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов. Байгыш Бу төбәк Россиядә барган бик күп үзгәрешләрне исендә калдырган. Казан ханлыгының юкка чыгуы, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелеше, Гражданнар сугышы… Сөргенгә куылган кешеләрнең «эз»ләре калган данлыклы Себер тракты районны ике өлешкә бүлә. Казан ханлыгы вакытында Биектау Байгыш дип йөртелгән. Якынча XVI гасырда Рождественское дип атала башлый. Ә XVII гасырдан Биектау була. Анда биек таулар юк. Әмма Казан ягыннан килгәндә зур булмаган биеклек күзгә ташланмый калмый. Авыл шуннан чыгып исемләнгән дип фараз кылына. 1722 елда Петр I Каймар авылына үзенең 50 еллыгы хөрмәтенә салынган чиркәүне күрергә килә. 1767 елда бу авылга Екатерина II дә килеп чыга. Ә 1831 елда Александр Пушкинның дусты Евгений Баратынский беркадәр вакыт яшәп китә. Районга ике тапкыр дәүләт эшлеклесе Михаил Калинин килә. 1918 елда үтеп барышлый кергән булса, 1933 елда Собакино авылына килә. Соңыннан нәкъ шушы авылны Калинино дип атый башлыйлар. Пановка авылы мәктәбендә Надежда Крупская булып китә. 1918 елның августында Гражданнар сугышының легендар герое, кызыл командир Владимир Азин отряды Биектауны акгвардиячеләрдән һәм чехлардан азат итә. Бу җир илебезгә бик күп талантлы кызлар һәм егетләр бүләк итә. Алар арасында Әхмәтһади һәм Садри Максудилар, Галимҗан Баруди, Салих Сәйдәшев, Солтан һәм Хәсәнгата Габәшиләр бар. Җиде исем район тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Алтысы – Советлар Союзы Геройлары, берсе – Дан орденының тулы кавалеры. Иске Казан Биектау җирлегендә бик зур тарихи ядкәр – «Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей тыюлыгы» бар. Нык стеналары, шаулап торган базарлары, хуш исләр аңкытып торган бакчалары белән дан тоткан, Казансу буенда калкып чыккан бу шәһәр Алтын Урда инде бетеп барган вакытта барлыкка килгән. Ул Газан, Болгар-әл-Җәдид, Казан, Иске Казан исемнәре белән аталган. Бу шәһәр турында «Янмый торган авыл» легендасында болай сөйләнә. Аксак Тимер, Алтын Урданы яулап алганнан соң, шунда яшәгән Габдулла исемле әмирне җәзага тарта. Аның Алтынбәк һәм Галимбәк исемле уллары качып котыла. Басып алучылар урланган әйберләрне төяп кайтып киткәч, туганнар башкаланы җимереклектән торгызырга керешүне кирәк дип тапмыйлар. Бер тыныч урынга юлыгалар да Иске Казан шәһәрен кора башлыйлар. Шулай итеп, 1236 елда юкка чыккан Алтын Урда урынына үзәге Иске Казан булган яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзелә башлый. Әмма соңрак, бу урынны стратегик яктан уңайлы түгел дип, Казансу һәм Болак елгаларының Иделгә койган урынына, ягъни бүгенге урынга күченәләр. Иске башкала исә юкка чыга барып, тирә-якта берничә бистә генә исән кала. 1990 нчы елларда Иске Казан территориясендә тикшеренү эшләрен профессор Альберт Борһанов алып бара. Эзләнүләр нәтиҗәсендә монографияләр сериясе дөнья күрә, бик күп язмалар әзерләнә. Төп нәтиҗә булып, Камай авылы янында «Иске Казан дәүләт тарихи, мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы» төзелә. Ямаширмә Биектау районының иң зур авылларыннан берсе булган Ямаширмәгә килү – кунаклар өчен аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Беренче булып мәктәпкә тукталдык. Барысы да туган телдә сөйләшә, татар моңы агыла, тирә-юньдә – милләтебезгә хас пөхтәлек… Бу гаҗәеп манзарадан кунаклар хәтта сүзсез калдылар. Галимнәр әйтүенчә, Ямаширмә – бик борынгы авыл. Авыл зиратында 1382 елның 13 июлендә куелган кабер ташы табылган. Андагы текст татар телендә язылган. Борынгы ташлар сакланган Ямаширмә зираты Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларының һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Археологик тикшеренүләр буенча, зираттагы җиде кабер ташы исәпкә алынган һәм тасвирланган. Халыкта сакланган риваятьләр буенча, элекке бабайлар Әширмә авылында яшәгән. Авыл тау өстендә булганга, һәр яктан күренеп торган. Аста чокыр булган. Казан яулап алынганнан соң бу тирәдә көчләп чукындыру башлангач, Әширмә халкы тирән чокырларга яшеренгән, шуның белән чукынудан сакланып калган. Яңа Әширмә тора-бара Ямаширмәгә әйләнгән. Татар халык язучысы Гомәр Бәширов XX гасыр башында бу авылда тегүче булып йөргән, бик кызыксынып, аның эчке дөньясын күзәткән. «Ямаширмә миңа туган авылым кебек якын», – дип әйтә торган булган. Авылда озак еллар милли аяк киемнәре тегү әртиле эшли. Кызганыч, 1990 нчы елларда ул тарала. Авылның мәдәният йорты каршында 1988 елда театр сөючеләр берләшмәсе оеша. 2002 елда үзешчән театр коллективына Халык театры исеме бирелә. Ямаширмәнең бик зур горурлыгы бар: татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Батыршин – аларның якташы. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә салынган һәйкәл янында геройның бюсты тора. Төбәкчеләр Шушындый сәяхәттән кайткач, конференциядә сөйләшүләр дә, чыгышлар да, нәтиҗәләр ясау да рухи яктан баерак төсмер алды. Биектау районында мондый чараның инде дүртенче тапкыр үткәрелүен исәпкә алсак, оештыру эшләре дә бик җанлы булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов уены-чыны белән: «Бәлки мондый форумны ел саен бездә генә үткәрергә кирәктер», – дигән сүзләр дә ишеттерде. Бер яктан караганда, бу сүзләрдә дөреслек тә юк түгел, чөнки Биектау тарихының бик аз өлеше белән генә танышырга өлгерде кунаклар. Ә конференциядә яңгыраган чыгышларга килгәндә исә: «Төбәкче тарихчылар кайчагында профессионаллардан да арттырып җибәрәләр, зур тикшеренүләр үткәрәләр. Соңгы арада гына төбәкләр турында 100 дән артык китап дөнья күрде», – дигән сүзләр юктан гына яңгырамады. Бу очракта бит һәркемнең үз авылы, үз нәселе, үз территориясе турында сүз бара. Барысы да күңел түрендә торган истәлекләр, хатирәләр, аз гына чайкалып китсә дә, түгелергә, китапларга әверелергә тора. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

Фәния Әхмәтҗанова

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*