“Аджим” совхозының гөрләп эшләп торган елларында Аджим товарлыклы-сөтчелек фермасына керсәң, савымчыларның русча, татарча сөйләшкән авазлары ишетелеп торды. Бер якта «Рябинушка»ны җырласалар, икенче якта “«Сарман»ны” ишетергә була иде. Менә шушы шат, тырыш сыер савучылар арасында Багдагөл Хәйруллина күп еллар тырышып хезмәт куеп, зур уңышларга иреште.
Багдагөлнең әти-әнисе Пермь якларында йөреп кайтканнан соң, Малмыж районы “Гигант” колхозына кергән Рус Гоньба авылына кайтып урнашалар. Багдагөл Рожкида сигез классны тәмамлагач та, колхозда эшли башлый.
– Хәзер сигез классны тәмамлаган кызларны яшь бала урынында тотабыз, ничек сыер савучы булып эшләгәнмендер, хәзер шаккатам,– ди Багдагөл әби, ул елларны исенә төшереп.
1974 елны Багдагөл Аджимга күчеп килә һәм шул елдан бирле ирле-хатынлы терлекчелектә эшлиләр. Яшь хатынның эшкә сәләтен исәпкә алып, совхоз җитәкчеләре аны сыерларны ясалма орлыкландыру эшенә укырга җибәрәләр. Курсларны тәмамлагач, күп еллар орлыкландыру эшен дә алып бара, савымчы булып эшләвен дә дәвам итә.
Гәүдәгә бик зур булмаган хатынны фермада эшләгәндә күрсәгез, һичшиксез, бу хатынга көч каян килә икән, дип уйлыйсың. Аның сыерлар арасында йөрешен тәгәрәгән йомгакка ошатасың. Ә инде аның йөргәнен карап торсаң, бу әкрен генә йөри алмый ахрысы, дисең, эшләми дә аның артыннан җитәрлек түгел. Үзенең эш яратуы һәм аны җиренә җиткереп башкаруы белән ул үзенең хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә ия булды. Аның хезмәт кенәгәсенең бүләкләр битендә никадәр язмалар бар. Ул бик күп мактау кәгазьләре һәм кыйм- мәтле бүләкләргә лаек булган.
Ул үзенең хезмәт юлын терлекчелектән башка күз алдына да китерә алмады. Күп еллар авыр хезмәттә булу нәтиҗәсендә сәламәтлеге какшап, табиблар аңа җиңелрәк эшкә күчәргә кушалар. Совхоз җитәкчелеге дә аның хәлен аңлап, балалар бакчасына җыештыручы итеп билгелиләр. Бер айлап монда эшләгәннән соң, яңадан сыер савучы булып кайтырга сорый. Әле ничек кенә сорый:
– Балалар бакчасында җыештыручы булып йөрергә әллә мин бөтенләй гарип кешеме? – ди ул совхоз директорына. Яраткан малкайлары, яраткан эшенә кайтып, лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшләде.
Багдагөл зур кешелек сыйфатына ия, түземлеге, сабырлыгы белән башкалардан аерылып тора. Берничә ел кайнанасын кадерләп карап, хөрмәтләп ахыргы юлга озатты. Күпме еллар үзе уколлар кадап, дарулар биреп караган тормыш иптәшен дә, быел җәен ахыргы юлга озатыргы туры килде.
Багдагөл әби татарча китап-журналлар укырга ярата. “Дуслык” гәҗитен чыга башлаган көненнән үк алдырып, бик кызыксынып укып бара.
– Шимбә көннәрне почта әрҗәсен берничә тапкыр чыгып карыйм.”Дуслык”ны өйгә кергәнче үк күз йөртеп чыгам, – дип елмайды ул.
Шушы көннәрдә алдынгы сыер савучы, хезмәт ветераны Багдагөл Хәйруллинага 70 яшь тула. Шушы олы юбилее белән аны балалары, оныклары, оныкчыгы, күп санлы туганнары котлап аңа тазалык, бәхетле гомер телиләр. Аджим төбәге ветераннар советы да барлык котлауларга һәм изге теләкләргә кушыла. Алдагы көннәрең бәхетле булсын хөрмәтле әби!
Эдуард ИСЛАМОВ.
“Дуслык” газетасы
Киров өлкәсе