Бүген “Милләт җыены” кысаларында Пенза өлкәсе татарлары вәкилләре, шул исәптән Акжигитов Бакир Усман улы үзенең фикерләре белән уртаклашты. Ул Пенза татарларының Казан белән тыгыз элемтәдә торуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Пенза җирлегеннән бик күп бөек шәхесләр чыккан: Муса Бигиев, Гадел Кутуй, Шамил Усманов, Кәрим Тинчурин, Габдрахман Әпсәләмов, Һади Такташ, Шәриф Камал һәм башкалар.
– Без бик рәхәтләнеп Казанга киләбез. Татарстан безне һәрвакыт җылы каршы ала,” — диде Бакир Акжигитов.
Аның ассызыклавынча, бүгенге көндә төп бурыч — татар телен саклап калу.
– Тел кухняда гына булырга тиеш түгел, ул китап укырлык дәрәҗәдә сакланырга тиеш. Без бу юнәлештә актив эш алып барырга тиешбез,” — диде Бакир Акжигитов. Әңгәмәдә шулай ук Пенза татарларының мәдәни мирасын саклау, яшь буынны тәрбияләү һәм Казан белән элемтәләрне ныгыту юллары турында фикерләр әйтелде.