Бүген, 18 декабрьдә, Бакуда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Төп чара башланыр алдыннан кунаклар күргәзмә белән таныша алдылар.
Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясенең Азәрбайҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Евдокимов, Россотрудничествоның Азәрбайҗан Республикасындагы вәкиллеге – Бакудагы Россия мәгълүмат-мәдәни үзәге җитәкчесе Ирек Зиннуров, Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиле Морат Гаделшин һәм башкалар катнашты.
Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2025 ел “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан ителүен билгеләп узды. Шулай ук ул Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәгенә бу мөһим чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде.