Әзербәйҗандагы “Туган тел” республика татар мәдәни җәмгыяте каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә үткәрүгә әзерләнә.
Чараны оештыруга Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге дә ярдәм күрсәтә. Кичә 14 февральдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Әзербәйҗандагы даими вәкиллегенең актлар залында узачак.