Быел җәен социаль челтәрләрдәге татар төркемнәрендә бокс секциясенә балалар җыю турында белдерүләр пәйда булып, Гагарин паркында бушлай дәресләр тәкъдим ителгән иде. Күптән түгел генә безнең редакциягә «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов шалтыратып, тренер Рәфыйк Нуруллин һәм аның секциясе турында газетабызга язарга тәкъдим итте. Ачыкланганча, паркта узган бокс дәресләре һәм Идел буе дәүләт тимер юл университетында эшләп килүче балалар боксы секциясе – нәкъ шул Илназ Шәкүров һәм Рәфыйк Нуруллин җитәкләгән милли-мәдәни автономия активистлары инициативасы икән.
Рәфыйк Нуруллин бала чагыннан ук бокс белән мавыга. Кайчандыр, ябык һәм көчсез унике яшьлек малай булып СССРның спорт мастеры, халыкара категорияле судья Сергей Васильевич Кривенцов янына «Локомотив» боксерлар клубына килгән. Ул вакытта Рәфыйк остазы биеклегенә күтәрелә алмаган, ләкин спорт мастеры кандидаты була алган. Ул педагогика университетының физкультура һәм спорт факультетын тәмамлаган, тренерлык эшендә 15 еллык тәҗрибәсе бар.
Бүген үзенең беренче тренеры белән бергә тимер юллар университетында боксерлар клубын җитәкләп киләләр, ә Рәфыйк Корбангали улы балалар белән дә аерым шөгыльләнә икән.
— Спортның бу төрендә югары дәрәҗәләргә ирешкән татар исемнәре һәм фамилияләре шактый аз, — дип сөйли тренер үзенең Балалар бокс клубын оештыру идеясе турында. — Әлбәттә, милләтебез вәкилләре арасында да үзебезнең дөнья чемпионнары һәм Олимпия уеннары призерлары булуын теләр идек. Ләкин безнең милләттәшләребез тарафыннан бокс әлегә кадәр тиешенчә бәяләнмәгән. Шуңа күрә быел җәен балалар өчен бушлай дәресләр үткәрү идеясен тормышка ашырырга тырышып карадык. Белдерүләр урнаштырдым, кирәкле инвентарь, перчаткалар, туплар сатып алдым…
— Чакыруга күп кеше җавап бирдеме?
— Юк, биш-алты кеше генә. Мөгаен, бу проектны башлау өчен җәй кулай вакыт булмагандыр. Бүген атнага өч тапкыр без балалар белән махсус җиһазландырылган залда дәресләр үткәрәбез, анда ринг та, боксер грушалары да һәм тулы канлы күнегүләр өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә бар. Даими нигездә бездә 12-15 бала шөгыльләнә. Алар арасында, сүз уңаеннан, кызлар да бар. Якшәмбе көннәрендә өлкәннәр өчен дә дәресләр үткәрәбез. Безнең ишекләр һәркем өчен ачык.
— Ә безнең милләт вәкилләре арасында боксның популяр булмавын сез нәрсә белән аңлата аласыз? Бәлки, имгәнү куркынычыдыр яисә бәясе кыйммәтме?
— Әлбәттә, бокс сугышларын телевизордан күргән ата-аналарда боксның куркыныч спорт төре булуы турында тәэсирләр туадыр. Ләкин без бит әле профессиональ бокс белән шөгыльләнмибез. Монда бернинди җәрәхәтләр турында сүз бармый. Бокс спортның олимпия төрләренә юкка гына кертелмәгән бит ул. Ә менә боксның балалар өчен файдасы турында озак сөйләргә булыр иде. Ул аларга һәрьяклап үсеш бирә. Беренче чиратта, чыдамлык, көч, җитезлек, хәрәкәт координациясе, хезмәт сөючәнлек һәм, әлбәттә инде, дисциплина тәрбияли. Иң мөһиме, намуслы булырга, яшен тизлегендә дөрес карарлар кабул итәргә, үз-үзеңне һәм көчсезрәк дусларыңны, гаилә әгъзаларыңны якларга өйрәтә. Ә бәясенә килгәндә, минем өчен бокс — ул хобби гына, керем чыганагы түгел. Шуңа күрә безнең тренировкалар, гаилә керемнәренә карамастан, һәркем өчен җитешле, безнең өчен иң мөһиме — зал арендасын түләү.
— Бокс белән ничә яшьтән шөгыльләнә башларга?
— Бүген бездә 8 яшьтән 13 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Бокс өчен оптималь вакыт, минемчә, 9 яшь.
— Сезнең башлангычыгыз нинди дә булса ярдәмгә мохтаҗмы?
— Без боксны популярлаштыру максатында нинди ярдәмгә дә шат булыр идек. Ә иң яхшы ярдәм — балалары белән бергә өлкәннәр дә килсә, бигрәк тә яхшы булыр иде. Бокс барыбызга да көчлерәк булырга ярдәм итәр, дип ышанам.
Данияр СӘЙФИЕВ
Чыганак: samtatnews.ru