tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балачак хатирәләре
Балачак хатирәләре

Балачак хатирәләре

Әйе, быел кыш бик тә карлы килде. Ул безнең еракта калган гөнаһсыз балачакны искә төшерде. Кайберәүләр карның күп явуына, эшнең артуына зарланалар. Ә мин менә бала вакытыма кабат әйләнеп кайткан сыман булдым. Кечкенә чакта кар белән көрәшкән чакларым әле дә хәтердә. Элек кар күп ява иде бит.

Безнең Мәчкәрә авылы биек таулар арасында җәелеп киткән. Өебез авылның иң кырый урамындагы Мәки тавы астында соңгы йорт булып урнашкан иде. Шуңа күрә тау башыннан шуып төшкән кар абзарыбыз түбәләрен күмеп китә, ә мунча башындагы мич торбасының очы гына күренеп кала иде.

Әтиебез белән әниебез, көчле кар-бураннарга да карамастан, иртәнге караңгылыктан кичкә кадәр колхоз эшендә булдылар. Без биш бала тәгәрәшеп үстек. Иң олысы булганлыктан, миңа кечкенәдән үк тормыш арбасына җигелергә туры килде. Язын тау башыннан агып төшкән кар сулары каралты-кураны агызып китмәсен өчен икешәр метр биеклектә канау казуларым әле дә исемдә.

Алай гынамы соң?! Суга тилмергән чаклар да истә калган. Гаиләбез зур, ишле, барлыгы сигез кеше идек – әти-әниебез, әбиебез һәм без – биш бала. Йортта мал-туар да байтак иде. Суны чиләк һәм көянтә белән авыл уртасындагы коедан тауга каршы – өйгә ташыдым.

Тормышлар авыр булса да, барыбер кызык, күңелле иде бит. Ул чакларны гел сагынып искә алам. Аз гына буш вакыт килеп чыкса, бишмәт һәм бияләйләр бозланып катканчы урамда рәхәтләнеп уйный идек.

Без – сугыш чоры балалары. Мин Бөек Ватан сугышы башланган көнне туганмын. Әтинең мәктәпкә тотып йөрү өчен букча урынына фанердан яшик ясап биргәнен беркайчан да онытмам. Их, күңелле балачак! Шул фанер сумка мәктәпкә барганда чана ролен дә үти иде.

Миңа озакламый 83 яшь тула. Хәзер кайберләре озак яшәвемнең серен сорыйлар. Аның сере шунда – безне авыр хезмәт чыныктырды. Күп итеп алабута белән кычыткан ашадык. Кечкенәдән ипи белән суның тәмен, кадерен белеп үстек.

Мин – русча бер авыз сүз дә белмәгән авыл кызы, авылда 7 класс татар мәктәбен (сигезенче класс юк иде) бетереп, үз тырышлыгым белән югары дөньяви һәм дини уку йортларын тәмамладым. Татарча укуым училищега һәм институтка керергә бер дә комачауламады. Алдан юл күрсәтеп баручым да, арттан төртүчем дә булмады.

Әлхәмдүлилләһи шөкер, әле дә милләтемә, туган халкыма, динебезгә тырышып хезмәт итәм. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы әгъзасы буларак дин эшләре бүлеген һәм мөселман хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсен җитәклим. “Дин дәресләре мәктәбе” булдырып, шәкертләргә дин гыйлеме бирүемне дәвам итәм. Унҗиде ел эчендә 429 шәкерттән сынау алып, дин белгечлегенә ия булулары турында таныклык биреп чыгардык.

Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Бу дөньяда кирәгрәктер әле, дип мине Үз янына алырга ашыкмый.

Динебезнең кыйммәтләрен халкыбызга җиткерергә, мәктәпләрдә татар балаларының үз ана телебездә укуларын күрергә һәм хәләл җефетем – бабаем Мөстәкыйм белән хәерле, гыйбадәтле гомер, тыныч картлык көннәре кичерергә насыйп итсен.

Асия хаҗия МӨЛЕКОВА,

Үзәк Җәмигъ каршындагы “Дин дәресләре мәктәбе” җитәкчесе, мөселман хатын-кызлар союзының җирле бүлекчәсе рәисе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*