tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Балачак йорты”нда милли ризыклар бәйрәме
“Балачак йорты”нда милли ризыклар бәйрәме

“Балачак йорты”нда милли ризыклар бәйрәме

Гаилә елына багышланган чара Тубылдагы өлкәбезнең автоном учреждениесе “Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм күрсәтү” “Балачак йорты” үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен халкыбызның мәдәнияте, милли ризыклары белән таныштыру чарасы үткәрелде. Бәйрәм чарасын оештыручы шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнусова һәм әгъзалары татар һәм рус телендә җырлар башкардылар, милли мәдәниятебез, халкыбызның милли ризыклары белән балаларны таныштырдылар. Узган чара турында Айсылу Әптелмән кызы:”Гаилә елы”на багышлап үткәргән бәйрәм “Тәмле дәрес,” формасында үтте. Үзебезнең оешмабыз белән таныштырганнан соң Равиля Фазылова милли ризыкларыбыз турында сөйләде. Тимур Мөхәммәт улы Ниязов балаларны сәламләп аларга укуларында уңышлар теләде. Рухи һәм мәдәни мирасыбызны саклап, мәдәниятебез белән балаларны таныштырып милли ризыклар белән тулы чәй табыны артында чара дәвам итте. Монда тәрбияләнүче балалар үзләренең иҗаты-Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган рәсемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Без оешмабыз исеменнән“Балачак йорты” үзәге җитәкчесе Венера ханым Бакиевага, хезмәткәрләренә, тәрбиячеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чараларны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Эдуард Мөхәммәт улына, милли ризыклар пешергән Равиля Фазыловага һәм Иляна Поповага уңышлар телим. Балалар рус һәм татар телендә җырлар тыңлап, биеп күңелле, файдалы ял иттеләр,”-дип сөйләде.

     Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*