Төмән татар мәдәният үзәгендә өлкәбез шагыйрәсе Клара Кучковскаяның балалар өчен чыккан китабының тәкъдир итү кичәсе үтте.
Кичәгә авторның — себер татар язучылар берлеге җитәкчесенең иҗатташ дуслары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шигърият сөючеләр җыелган иде.
Кичәне алып баручы — себер татар телендә чыккан китапларның редакторы Максим Сәгыйдуллин Клара апаның бу сигезенче китабы икәнлеген ачыклап китте. Гомумән, себер татар телендә кырыктан артык китап дөнья күргән. «Шигырь укыганда бала белән ата-инә арасында аралашу була, бу үзенә бер әһәмиятле тәрбияви гамәл. Алар арасындагы психологик бәйләнешләрне булдыра, алар яңаны беләләр, дөньяга башка яктан карый башлыйлар. Шигырьләрдә бала таныш булмаган сүзләрне өйрәнә, туган телен ишетә, телнең көйлелеген күрә. Китаптагы сүрәтләр аша бала аларны яңа ишеткән-күргәне белән бәйли. Балалар өчен язылган шигырьләр тематикасы, образлылык белән дә аерылып тора. Шигырьләр кыска, алар бер кечкенә хикәя сыман. Темалары да балалар белән генә бәйле», — дип бу шигырьләрнең үзенчәлеген дә аңлатып китте Максим Александр улы. Башка шагыйрәләр өчен үзенә күрә бер аңлатма булды ул. Башка шигырь язу осталарына да балалар өчен язуларын сорады. Дәреслекләр өчен китаплар кирәк, диде.
Клара Латыйп кызы сабыйларга шигырь язу авыр эш булуына басым ясады. «Монда үзең бала шикелле булырга кирәк», — диде ул.
Кунаклар китаптагы шигырьләргә үз фикерләрен белдерделәр, авторга рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. «Балачаклар искә төште», «рәхәтләнеп укыдык», «татар халык әйтемнәре күп», диделәр чыгыш ясаучылар һәм һәркайсы китаптагы шигырьне дә укып күрсәтте.
«Клараның яңа китабы
Палларга ул зур бүләк.
Татар телне онытмаска
Аларга уку кәрәк», — дип Сәгыйт Сагитов шигъри юллар да әзерләп килгән.
«Клара апаның «Палацыклар пелән йәннекләр» җыентыгын рәхәтләнеп торып укыдым. Мешәкләр, көчекләр, бакалар турында төрле хикәяләр аша Клара апа безгә, укучыларына тормышның борынгыдан килгән кагыйдәләрен аңлатырга тырышкан. Әгәр без, олылар, бу шигырьләрне укып, картталарыбыз-картнәләребез, әннәләребез-әттәләребез өйрәткән тормыш кагыйдәләрен искә төшерсәк, балалар бу очракта бу хикәяләр буенча дөрес яшәргә өйрәнәләр. Җыентыкта Клара апа туп-туры да балаларга эндәшә: «Кәп пелән пулма, алташма, туры кәплә!». «Айыу пала» дигән шигыре минем күңелемә тың кереп калды, монда тирән метафоралар кертелгән, бу дөньяда тиеннәрдән, аюлардан түгел, иң беренче, кешеләрдән сакланып йөрергә кирәк», — дип Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирүче Илсөяр Речапова да зур рәхмәтләрен җиткерде. Һәм бүләк итеп җырлар башкарды. Апалы-сеңелле Дарина һәм Мәдинә Хөсәеновалар бу җыентыктан шигырьләр дә өйрәнеп килгәннәр, аларны кунакларга сөйләп күрсәттеләр, җырлап та бирделәр.
Милли ашлы өстәл артында кайнар чәйләр эчеп, шулай матур аралашып, китапның кирәклеген искәртеп, шигырьләрне укып вакытның үткәне сизелмәде дә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА
Рәсемдә: кичәдән күренеш.
Чыганак: vk.com.janarishtymen