
Мисал өчен, кайбер мәктәпләрдә ата-аналар яза торган гариза бланкасында «Балагызга нинди телне туган тел дип укытырга телисез? дигән графада алдан ук «Рус теле» дип язылган. Димәк, бу эштә тәҗрибәсе булмаган ата-аналар үзләре дә аңламастан, баласына рус телен сайлый. Шәһәрнең элиталы саналган Ленин исемен йөртүче 1 нче номерлы гимназиядә исә, Марат Якупов узенен баласына татар телен сайлаган.
Ул алдан әзерләнгән бланктагы рус телен сызып, татар теле диеп язып куйган. Хәзер мәктәптәге 178 татар баласының бары тик берсе генә, Марат Якупов улы гына татар теле дәресләренә йөри. Гимназиядә укучы 1100 баланың 177 се барысы да ана теле дип башка милләт телен сайлаганнар.

Бу эшкә мордва һәм чуваш автономияләре дә катнашырга теләк белдерделәр. Бергәләп алынганда, уңай нәтиҗәләргә ирешү җиңелрәк булачак. Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә вәзгыять һәм анда телне өйрәнү проблемасын яктырткан сюжет киләсе атнада ТНВ каналының «Татарлар» тапшыруында эфирга чыгачак.
Ульяновск татар милли-мәдәни
мохтарияте җитәкчесе Рамис Сафин