Казан шәһәренең «Татар телендә тәрбия-белем бирүче 415нче балалар бакчасы»ның өлкән тәрбиячесе Гөлназ Сафиуллина республиканың һәр балалар бакчасында «Салават күпере» редакциясе чыгарган «Күңелле әлифба» басмасы булырга тиеш дип саный.
«Яңа заман баласына туган телгә кызыксыну уяту өчен зур көч һәм күп материал кирәк. Беренчеләрдән булып бу китапны сатып алдык. Ул дәүләт стандартларына туры килә торган менә дигән китап. Киләчәктә һәрбер балалар бакасында өстәл китабы булсын иде. Башка китаплардан ул күпкә өстенрәк», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында .
Гөлназ Сафиуллина «Күңелле әлифба» китабы белән бакчаларның татар төркемнәренә татар телен җиңел өйрәтеп булуын әйтте. «Татар телендә тәрбия бирүче бакчалар күп. Бу китап белән барлык татар төркемендә кулланып була. Программада балалар бакчасында хәреф өйрәнү каралмаган. Бу китап белән без аваз өйрәндек. Бала авазны күрмичә, ишетмичә, язу күнекмәләрен булдырмыйча исендә калдыра алмый», — диде ул.
«Салават күпере» журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина китапны республиканың барлык балалар бакчасына тарату мөмкинлеген сорап, Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иткән. «Мәгариф һәм фән министры урынбасары балалар бакчасында хәрефләр өйрәнелмәвен әйтте», — ди мөхәррир. Ул министрлыкка үзенең кызы мисалында әни буларак та соравын юллаган.
«Кызыма 5 яшь. Тиздән ул мәктәпкә махсус имтиханнар биреп керәчәк. Анда аның уку тизлеген, язу осталыгын тикшерәчәкләр. Көне буе эштә булган әнинең аны язарга, укытырга вакыты җитми. Бакчада язарга һәм укырга өйрәтерләр дип өметләнәм. Мин нишләргә тиеш, дидем. „Гафу итегез, программага кертелмәгән әйберне балалар бакчасына тәкъдим итә алмыйбыз“, — дип җавапладылар», — ди ул.
Зилә Фәйзуллина бу мәсьәлә белән кабат мөрәҗәгать итеп карарга ниятләвен әйтте. «Әлбәттә, мин көрәшәчәкмен. Программа тормыш-көнкүрешкә яраклы булсын иде. Балаларга хәрефләр өйрәнү авырдыр, аңлыйм. Ләкин авазлар турында сүз бара. Авазны хәреф буларак та күрсәтергә кирәк. Бу хәлнең чишелеше булыр дип уйлыйм», — диде мөхәррир.
Зилә ханым китап кибетендә балалар өчен рус телендәге китапларның күплегенә соклануын әйтте. «Татарстан китап нәшрияты һ.б. бик күп нәшриятлар да күп эш башкара. Ләкин ул басмалар бүгенге көндә балалар ихтыяҗын канәгатьләндерми. Китаплар аз. Китаплар 10 гына түгел, 40-50 булса да аз булыр дип уйлыйм. Әгәр без баланы татарча сөйләштерергә телибез икән, татар журнал-китапларын, видеоларын, контентын булдырырга тиеш», — диде ул.