Сабантуй бәйрәме — татар халкының иң зур, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе. Ул — хезмәт, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме. Быел да, 29 нчы май көнне, Алабуга шәһәренең 34 нче балалар бакчасында гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур һәм күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрелде.
Мәйдан уртасында төрле кызыклы уеннар оештырылды: кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләк белән су ташу кебек милли уеннарда балалар зур теләк белән катнаштылар. Чүлмәк вату бәйгесендә катнашучыларга тамашачылар көч биреп торды. Кемдер җырлады, кемдер биеде — һәр бала үз осталыгын күрсәтте. Сабантуй бүләксез калмады: барлык балалар да бүләкләргә лаек булды.
Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы һәм «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Әхмәтҗанова Эльмира Михаил кызы да катнаштылар.