tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар әниләрне тәбрикләде
Балалар әниләрне тәбрикләде

Балалар әниләрне тәбрикләде

Төмән татар мәдәният үзәгендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түгәрәк эшләп килә. Олыларда һәм балаларда педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Россиянең мәгариф отличнигы, «Мактаулы остаз» Рафаэль Гадиев татар теленә мәхәббәт уята. Рафаэль Галимҗан улы хезмәт тәҗрибәсен дә, төрле алымнарны да уңышлы куллана. Еш кына бергәләшеп бәйрәмнәр оештыралар алар. Муса Җәлил, Габдулла Тукайга багышланган кичәләр үткәрәләр.

Ә бу юлы инде Әниләр бәйрәменә «Нур» хатын-кызлар оешмасы әгъзаларын да чакырдылар. Кичәнең исеме дә «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» иде. Катнашучылар татар милли киемнәрдә килгәннәр.

-Кичә әйбәт үтте дип әйтсәң дөрес булыр, – дип бәяләде үзе Рафаэль абый. – «Туган телем» түгәрәге укучылары барысы да әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар, хор белән «Кояш гомере» җырын башкардылар, сыбызгыда (свирель) татар халык җыры «Суда, суда»ны уйнадылар.

Беренче бүлектә «Нур» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары да катнаштылар. Алсу Хәлидова алып барды, Сәмирә үзе һәм әнисе Венера Калиева белән «Әнием җырын» дуэт итеп башкардылар.

Аллаһы боерса, Яңа ел бәйрәменә әзерлек алып барабыз, дип әти-әниләр белән килештек.

Кичәбез милли ашлар тулы чәй өстәле артында тәмамланды.

Үзәктәге «Туган телем» түгәрәгенә 6 яшьтән 14 яшькә тикле 30дан артык бала йөри. Алмаз Хәлидуллин 3 баласын Перевалова авылыннан кадәр алып килә, өч төркемгә бүленеп укыйбыз. Ә Миләүшә Кәримова һәм Ясминә Шагидуллина өстәмә рәвештә пәнҗешәмбе көнне татар җыры түгәрәгенә дә йөриләр. Фәрит Ногманов ике баласын йөртә, Алия Гайнуллина да Дәнис белән Сафияне татар теле өйрәнергә алып киләләр. Бездә гаиләләр белән йөрү гадәткә кергән, – дип аңлатты Рафаэль Галимҗан улы. Дәреслекләр җитми, интерактив такта да бик уңайлы булыр иде, дип теләкләрен дә җиткерде. Бәлки укучыларыбыз арасында ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*