Сабада Әдәби Сабан туенда яңа «Белем радиосы» ачылды.
“Яшүсмерләр өчен татар һәм рус телләрендә эшли торган билингваль “Белем радиосы” старт ала. Ул әлегә техник режимда эшләп торачак. 1 сентябрьдән интернет радио тулы көченә эшли башлый”, – дип сөйләде Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин.
Ул радиода булачак тапшырулар турында мәгълүмәт биргән иде.
Бүген Байлар Сабасында Әдәби Сабан туе уза.